Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа талиблардан качкан әфганнарны кабул итә


Кабул һава аланы, 17 август
Кабул һава аланы, 17 август

Качаклар Европа илләрендә Америка иммиграция визасы алганчы торачак диелә.

Албания һәм өлешчә танылган Косово АКШ белән хезмәттәшлек иткән берничә мең әфганны вакытлыча үзләренә кабул итәчәк. Качакларны Америкага җибәргәнче урнаштырып тору турында яшерен сөйләшүләр июльдә булган дип яза "Коммерсантъ".

Албания премьер-министры Эди Рама сүзләренчә, АКШ Тиранадан сәяси эмигрантлар транзитын рөхсәт итүне сораган. Албан хакимиятләре мондый рөхсәтне биргән. Премьер-министрны оппозиция хуплаган. Мондый хәл гадәттә бик сирәк була дип искәртә "Коммерсантъ".

Косово президенты Вьеса Османи шулай ук әфганнарны кабул итәргә әзерлекләрен белдергән. Османи АКШ таләбе белән Вашингтон белән сөйләшүләр сер булып сакланды ди. Косово оппозициясе дә хакимиятләр карарын хуплаган.

"Коммерсантъ" чыганаклары хәбәр итүенчә, эвакуацияне АКШтан 20 мең кеше сораган. Гаиләләре белән бергә качаклар саны 80 меңгә җитәргә мөмкин.

Reuters чыганаклары качакларны урнаштырып торган өчен Косово һәм Албания сәяси һәм икътисади ташламалар алачак дип яза, ләкин аларның нечкәлекләре турында әйтелми.

Косово президенты сүзләренчә, качаклар илдә Америка иммиграция визасы алганчы торачак. "Коммерсантъ"ның дипломатик чыганаклары бу 14 айга кадәр сузылырга мөмкин ди.

15 август көнне "Талибан" (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) хәрәкәте Кабулга керүен һәм Әфганстанны тулысынча үз кулына алуын белдерде. Президент Әшраф Гани илдән китте.

Талиблар Кабулны алганнан соң башкала һава аланында паника башланды. Радикаллар эзәрлекләвеннән куркып меңләгән кеше Әфганстаннан очып китәргә тели.

  • Defense One басмасы хәбәр итүенчә, Америка хәрби һава көчләренең Boeing C-17 Globemaster III очкычы Кабулдан 640 гади кешене алып чыккан. Башта очкычта шулкадәр кеше булыр дип ниятләнмәгән, әмма паника вакытында кешеләр бортка сикерә башлаган. Экипаж аларны куып чыгармаган. Әфганнарны Катар шәһәренә төшергәннәр.
  • Германия армиясе очкычы паника һәм һава аланы тирәсендә атышлар аркасында җиде генә кешене алып чыга алган. Берлин дипломатлар белән бергә бундесвер һәм Германия дипмиссияләре белән хезмәттәшлек иткән ике мең ярым тирәсе кешене эвакуацияли. Әфган хәрбиләрен һәм тәрҗемәчеләрен эвакуацияләү турында Чехия дә хәбәр итте.
  • Талиблар, үз чиратында, түрәләр өчен амнистия игълан итте һәм дәүләт хезмәткәрләрен үз эш урыннарына кайтырга чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG