Интернетны үстерү институты "дәүләт контенты" әзерләү өчен тагын 7 млрд сум акча алачак. Моңа кадәр федераль бюджетта бу максатларга 3 млрд сум каралган иде. Бу хактагы карар федераль казначылыкта кабул ителгән дип яза РБК оешма материалларына сылтанып.
Шулай итеп, быел 10 млрд сум "дәүләт контенты, шул исәптән яшьләр арасында ватандашлык үзбилгеләнүе һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлтелгән" контент әзерләү өчен тотылачак. Әлеге акчалар 31 декабрьгә кадәр 200 интернет-проектка бүленәчәк. РБКның президент идарәсендәге чыганагы киләсе елларда бу акчаларның күләме 1,5-2 тапкырга артырга мөмкин дип белдергән.
Интерненты үстерү институтына 2015 елда Русия президенты ярдәме белән нигез салынды. Былтырдан башлап оешма яшьләр өчен контент әзерләүгә бәйгеләр уздыра. Нәтиҗәдә, мәсәлән, "Авыр яшүсмерләр" ("Трудные подростки") сериалы һәм "Үзең юләр" ("Сама дура") драмасы барлыкка килде.
Өстәмә 7 млрд сумны шулай ук бәйге аша таратмакчылар. Әлеге бәйге "Газпром-медиа", Дәүләт Медиа Төркеме (Национальная Медиа Группа), ВГТРК, Беренче канал, RT, "Яндекс" һәм башка матбугат чаралары өчен кызык булырга мөмкин, шулай ук бәйсез медиа да катнаша ала диелә. Конкурсны һәм проектларны тормышка ашыруны Дәүләт Медиа Төркеменең күңел ачу тапшырулары мөдире урынбасары Вячеслав Муругов җитәкчелегендә продюсерлык шурасы күзәтәчәк.
Контент җитештерүчеләр әлеге акча күләме зур дип саный, ләкин заказның сәясилеге чынлап та яшь һәм креатив проектларны төшереп калдырырга мөмкин дип белдерә.
Русиядә патриотизм тәрбияләү, гомумрусия үзбилгеләнүе темасына игътибар артканнан-арта бара. Күптән түгел Русия мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомум белем бирүнең (1-9 федераль дәүләт мәгариф стандартларына (ФГОС) патриотизм тәрбияләүне кертте. Яңа стандартлар арасында "Россиян үзбилгеләнүен" формалаштыру турында җөмлә дә бар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!