Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле математиклар Азат Мифтаховны яклап яңа хат бастырды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

2021 елның 24 августына хатны 196 математик һәм өч математика җәмгыяте имзалаган.

Барлыгы өч математика җәмгыяте һәм 196 галим – Абель, Филдс премияләре лауреатлары һәм башка күренекле математиклар Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты, алты елга хөкем ителгән Азат Мифтаховны яклап, яңа хат имзалады. Алар Халыкара математика берлеге исеменнән Мифтаховны кичекмәстән иреккә җибәрүне сорап мөрәҗәгать итүне таләп итә. Хат авторлары фикеренчә, Халыкара математика конгрессының (Петербур, 2022) оештыру комитетына кергән Русия хакимияте бу таләпне игътибарсыз калдыра алмаячак.

Хатта яшь галимнең Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнү һәм математикларның хезмәттәшләрен яклап ясаган чыгышларының кыскача хронологиясе китерелә, әлеге вакытта Мифтаховның колониядә начар шартларда утыруына басым ясала. Галимнәр шулай ук аны яклап күпсанлы петицияләр, мөрәҗәгатьләр язулары турында белдерә.

"Азат Мифтаховны тоткарлау шартлары, җәзалаулары да, аңа карата чыгарылган хөкем карары, Азатка карата булган рәхимсез мөгамәлә халыкара математиклар җәмгыятен тетрәндерде. Русиядәге хезмәттәшләребез, бөтен дөнья математиклары белән беррәттән, Азатны яклап язылган күпсанлы хатларда һәм петицияләрдә аңа теләктәшлек белдерде, бу гамәлләре аларга "кыйммәткә төшә" ала", диелә хатта һәм Халыкара математиклар берлегеннән дә әлеге теләктәшлеккә кушылу сорала.

"Ләкин Азат эшен яклап бер тавыш җитми, ул тавыш сезнеке. Дөрес, "Азат Мифтахов" эше уңаеннан шактый шартлы рәвештә борчылу белдердегез. Әмма, безгә билгеле булганча, сез һаман да аны азат итүнеиреккә җибәрүне таләп итмәдегез.

Халыкара математиклар берлегенә кичекмәстән Азат Мифтаховны азат итүгә чакырырга вакыт җитте. Русия хөкүмәте, 2022 елның июлендә Петербурда Халыкара математиклар конгрессының киләсе утырышын оештыру эшендә берлекнең партнеры буларак, мондый мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдыра алмый", диелә хатта.

Халыкара математика конгрессы (ICM) башкарма комитетына Русия куәт оешмаларында югары вазифалардагы өч хезмәткәр керә: ФСБның икътисади куркынычсызлык хезмәте башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Деревянкин, Росгвардиянең иҗтимагый тәртип саклау буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Зинин, Русия эчке эшләр министрлыгының Петербур һәм Ленинград өлкәсе баш идарәсе башлыгы Роман Плагин.

Дөнья галимнәре Мифтаховка моңа кадәр дә яклау белдереп килде.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте.

Азат Мифтахов белдерелгән гаепне танымады. "Бердәм Русиягә" карата нәфрәт хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан азаплаулар хакында белдергән иде.

9 июньдә узган апелляция утырышы Азат Мифтаховка карата хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылган) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG