Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 40 процентының кирәкле азык-төлек алырга акчасы җитми


Русиядә июньдә инфляция 6,5 процент булды. Бу 2016 елның августыннан башлап илдә инфляциянең иң югары күрсәткече.

Соңгы ярты елда акчалары җитмәү сәбәпле русияләрнең 40 процентка якыны кирәкле азык-төлек алудан баш тарткан. Бу "Левада үзәге" (Русиядә "ят агент" оешма реестрына кертелгән) уздырган сораштырудан күренә. Сораштыруда катнашучыларның яртысы үзләренә яңа өс һәм аяк киеме ала алмавын әйтсә, 70 проценттан артыгы йорт өчен кирәк-яраклардан баш тартып торырга туры килүен сөйләгән.

"Ашарга көчкә акчасы җитә торган" русияләрнең дүрттән өче иң кирәкле ризыкларны сатып ала алмавын әйткән, 90 процентка якыны йорт кирәк-яракларын алмыйча торуын белдергән.

Шул ук вакытта, озак вакыт кулланылучы тауар ( җиһаз, техника, машина) сатып алырга акчасы булганнар арасында да 16 проценты беренче чиратта кирәк булган азык-төлектән баш тартуын әйткән. 25 проценты – яңа өс һәм аяк киеме, 50 проценты йорт кирәк-яраклары алмый торуын белдергән.

Респондентларның өчтән бере тауарларга һәм хезмәтләргә бәяләрнең артуын искәрткән.

Июль башында Росстат еллык инфляция июньдә 6,5 процент булган, дип хәбәр иткән иде. Бу 2016 елның августыннан башлап илдә инфляциянең иң югары күрсәткече.

Русия статистика оешмасы мәгълүматына күрә, русияләрнең 12 проценты яшәү минимумыннан түбәнрәк керем ала. Бу – 17 миллион 800 мең кеше дигән сүз. Бу хакта 24 августта "Сообщество" форумында Русия хезмәт министрлыгы вәкиле Андрей Лебедев белдерде.

Фәкыйрьлекнең иң югары күрсәткече Тывада (34,1 процент), Ингушетиядә (30 процент), Кабарда-Балкар республикасында (24,2 процент) һәм Алтай республикасында (23 проценттан артык).

2020 елның июлендә Русия президенты Владимир Путин илдә 2030 елга фәкыйрьлек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү максаты куйды. Элегрәк мондый максат 2024 елга куелган иде.

телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG