Accessibility links

Русиядә артриттан даруларга кытлык барлыкка килгән


Ревматизм авыруларыннан яшәү өчен мөһим һәм кирәкле дарулары исемлегенә кертелгән метотрексат эремәсе ил даруханәләрендә август башыннан бирле юк.

Русиядә ревматизм авыруларыннан интегүчеләр өчен чит илдә җитештерелә торган даруларына кытлык барлыкка килгән, дип яза "Ведомости".

Яшәү өчен мөһим һәм кирәкле дарулары исемлегенә кертелгән метотрексат эремәсе ил даруханәләрендә август башыннан бирле юк. Эремәне Русиядә даими рәвештә 2-2,5 млн кеше куллана, дип белдергән "Надежда" ревматология берлеге вице-президенты Полина Пчельникова. Артрит белән авыручылар соңгы көннәренә кадәр атнага бер мәртәбә әлеге даруны кулланырга тиеш. Дәвалануда өзеклекләр булганда, чир көчәергә мөмкин.

Пчельникова сүзләренчә, Швейцариянең Sandoz ширкәтендә җитештерелүче "Метотрексат-Эбеве" эремәсе даруханәләрдән августта юкка чыккан. Sandoz – Русияне дарулар белән тәэмин итүче иң эре оешмаларның берсе. Ширкәт даруларны чыгарудагы өзеклекне дару кабы үзгәрүе сәбәпле, дип аңлата. Ширкәте метотрексатны Русиягә октябрьдән җибәрә башларга вәгъдә итә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) кытлык куркынычы юк дип белдерде. Әлеге даруны Sandozдан башка да тагын алты ширкәт җитештерә ала, бу эремәләр үзлекләре ягыннан аерылмый диде.

Метотрексатның җитми башлавына корнавирус пандемиясе дә сәбәпче. Чөнки ревматизм чирләренә каршы кулланылган даруларның күбесе COVID-19дан да кулланыла. Шул сәбәпле 2020 елда азатиоприн, микофенолат мофетил, гидроксихлорохин һәм метилпреднизолон кебек даруларга кытлык барлыкка килде. Шулай ук, хәзерге вакытта Русиядә коронавирусның авыр төрен дәвалауда кулланыла торган тоцилизумаб даруы да җитми, диелә хәбәрдә.

Соңгы елларда Русиягә дистәләрчә чит ил даруын кертү тыелды. Ел башында Бөтенрусия пациентлар берлеге Русия сәламәтлек саклау министрлыгына илдәге авыруларга 42 төрле даруның җитмәве, аларның даруханәләрдә булмавы хакында хат язды.

1996 елдан бирле таркау склероздан интегүче һәм соңгы елларда үзенә кирәкле даруны ала алмый азапланучы Әлфия Гыйбадуллина Германиядә җитештерелә торган даруны үзебездәгегә алыштырдылар, дип сөйләгән иде.

"2006-2007 елларда Германиядә җитештерелә торган Бетаферон дигән препарат ала идек. Бик әйбәт ул. Аның айлык дозасы гына да 60 мең сумга якын тора. Кыйммәт булгандыр инде, аны Русия тендер аша үткәрмәде. Хәзер безгә Мәскәүдә "Биокад" ширкәте җитештергән Интерферон бета-1b даруы бирәләр. Коточкыч каты авырттыра торган дару. Кадаганда гына авыртмый, аннан соң да гел сызланып йөрисең. Мин 2006 елдан бирле уколлар белән генә яшим, ләкин бу кадәр авыртып сызланганым юк иде. Ул даруның авырттыруыннан бар кеше зарлана", дип сөйләде Әлфия Гыйбадуллина.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG