Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге мәхкәмә Facebook, Twitter һәм WhatsAppка 36 млн сум штраф салды


Штрафлар шәхси мәгълүматны саклау канунын бозу өчен салынды.

Мәскәүдәге район мәхкәмәсе Facebook һәм Twitterга Русия кулланучылар мәгълүматын Русиядә саклаудан баш тартканнары өчен 15 һәм 17 миллион сум штраф салды. Facebookка караган WhatsAppка аерым штраф бирелде, ул 4 миллион сум түләргә тиеш. Бу хакта Роскомнадзор сайтында хәбәр ителә.

Күзәтчелек оешмасы IT-гигантлардан шәхси мәгълүматны саклау канунын үтәүне таләп итә. Ул 2015 елда кабул ителгән иде. Канунга ярашлы, русияләр үзләре турында нинди дә булса мәгълүматын калдырган һәр сервис әлеге мәгълүматларны ил эчендә урнашкан серверларда сакларга тиеш.

Серверларын күчерүдән баш тарткан өчен 2016 елда LinkedIn Русиядә томаланган иде. Чынлыкта әлеге канун таләпләрен Русиядә эшләүче башка күп кенә эре IT-ширкәтләр дә боза.

2019 елның мартында Facebook ширкәте үзенә кергән Instagram һәм WhatsApp сервислары кулланучылар мәгълүматын кеше хокуклары бозылган илләрдә сакламаячак дип белдергән иде. Корпорация ул илләрне ничек билгеләячәге әйтелмәде.

Twitter һәм Facebookка 2020 елның февралендә дүртешәр миллион сум штраф салынган иде. 2021 елның июлендә Google эзләү системы да русияләр мәгълүматын илдә сакламаган өчен штраф алды. Моннан тыш, Роскомнадзор Twitter-ны Русия кануннарын үтәргә һәм Русиядә таратуга тыелган контентны алып ташларга мәҗбүр итәр өчен 10 марттан социаль челтәрнең тизлеген киметә башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG