Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аргентина: "Спутник V"ның ярты елдан соң чирдән саклау дәрәҗәсе арта


Вакцинадан соң 120 көн узгач антитәнчекләрнең нейтральләштерүгә сәләте, 42 көн узу белән чагыштырганда, күпкә артык диелә галимнәр күзәтүендә. 

"Спутник V" вакцинасы ясаганнан соң ярты ел дәвамында аның коронавирустан саклау дәрәҗәсе әкренләп арта. Мондый нәтиҗәләргә Аргентинаның бер төркем галимнәре килгән. Тикшерү турында мәкалә medrxiv.org порталында чыкты.

Тикшерүне сәламәтлек саклау министрлыгы, Буэнос-Айрес университеты, Сент-Луистагы Вашингтон университеты белгечләре уздырган. Галимнәр Русия вакцинасы алган кешеләрнең 1,8 мең кан сүле үрнәкләрен тикшергән. Үрнәкләр 2021 елның гыйнварыннан башлап августына кадәр вакыт аралыгында алынган. Белгечләр аларның антитәнчекләр барлыкка килүен һәм бу антитәнчекләрнең альфа (британ), бета (көньяк африка), гамма (бразил), дельта (һинд) һәм лямда (Перуда ачыкланган) штаммнарына каршы тору сәләтен анализлаган.

Организмның коронавирусның яңа штаммнарына каршы тору сәләте вакцина ясатканнан соң ярты ел дәвамында арта. Бу бигрәк тә бета һәм гамма штаммнары өчен күренгән. Вакцинадан соң 120 көн узгач антитәнчекләрнең нейтральләштерүгә сәләте, 42 көн узу белән чагыштырганда, күпкә артык диелә галимнәр күзәтүендә.

  • Русия вакцинасының нәтиҗәлелеге турында Reuters агентлыгы да яза. Белгород өлкәсендә, басма исәпләвенчә, зурларның 50 проценты вакцина ясаткан һәм бу хастаханәләргә эләгүләрне сизелерлек киметкән. Биредә нинди дә булса өстәмә түләүләр вакцина ясатучыларга түгел, ә вакцина ясаучы табиблар һәм шәфкать туташларына бүленгән.
  • Июльдә Аргентина сәламәтлек саклау министрлыгы илдә вакцина ясау барышының кайбер нәтиҗәләрен чыгарды. Ул вакытта Аргентинада 6,9 млн доза "Спутник V" ясалган иде. Аргентина белгечләре мәгълүматынча, нинди дә булса яман тәэсире вакциналанучыларның 0,55 процентында гына булган. Алар башлыча тән температурасы күтәрелү һәм җиңелчә хәлсезлек.
  • Күптән түгел Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге "Спутник V" вакцинасының дельта штаммына каршы яраклаштырылуы турында хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG