Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан вакциналау планы 52 процентка үтәлгән


Узган елның июль ае белән чагыштырганда коронавирус йоктыручылар саны 10,7 процентка арткан.

Татарстанда вакциналауга яраклы халыкның 33,7 проценты вакцина ясаткан. Бу республика өчен планның 52 проценты дигән сүз. Бу хакта Роспотребнадзорныд Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистларга белдерде.

Соңгы тәүлекләрдә Татарстанда COVID-19 йоктыруның яңа 50 очрагы ачыкланган.

Рәсми саннарга караганда, пандемия башыннан алып авыручылар саны 25 267гә җиткән. Коронавирустан барлыгы 672 кеше үлгән.

"Бу атнада авыручылар саны узган атнадагы кебек үк, арту яки кимү күзәтелми", диде Авдонина.

Түрә әйтүенчә, узган елның июль ае белән чагыштырганда авыручылар саны кимемәгән. Киресенчә, 10,7 процентка арткан.

Аргентинаның бер төркем галимнәре Спутник V" вакцинасы ясаганнан соң ярты ел дәвамында аның коронавирустан саклау дәрәҗәсе әкренләп арта, дип нәтиҗә ясады. Бу бигрәк тә бета һәм гамма штаммнары өчен күренгән. Вакцинадан соң 120 көн узгач антитәнчекләрнең нейтральләштерүгә сәләте, 42 көн узу белән чагыштырганда, күпкә артык диелә галимнәр күзәтүендә.

Июльдә Аргентина сәламәтлек саклау министрлыгы илдә вакцина ясау барышының кайбер нәтиҗәләрен чыгарды. Ул вакытта Аргентинада 6,9 млн доза "Спутник V" ясалган иде. Аргентина белгечләре мәгълүматынча, нинди дә булса яман тәэсире вакциналанучыларның 0,55 процентында гына булган. Алар башлыча тән температурасы күтәрелү һәм җиңелчә хәлсезлек.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG