Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда шартлау корбаннары 100дән артты


Кабулда шартлаудан соң
Кабулда шартлаудан соң

Шартлаулар өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте"* сугышчан төркеме алды.

Кабул хастаханәләреннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, 27 августка ким дигәндә 90 әфганлы үлгән, 150 кеше яраланган. Терактта яраланган тагын бер АКШ хәрбие һәлак булган. Шул рәвешле, Кабул һава аланына керү юлын саклаган американ гаскәрләре арасында корбаннар саны 13кә җитте. 18 яралы американ хәрбиен медицина ярдәме күрсәтү өчен Әфганстаннан эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итә "Америка авазы".

Шартлаулар өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" сугышчы төркеме алды. Ул Әфганстандагы талиблар* белән дошмани мөнәсәбәттә, аларга карата терактлар оештырганы булды. 26 августта интихарчылар үзләрен һава аланына керү юлындагы халык төркемендә шартлатты.

АКШ президенты Джо Байден терактка кагылышлы белдерү ясады. Ул һәлак булган американ хәрбиләрен каһарманнар дип атады һәм Кушма штатлар террор гамәлен оештыручыларны табып, җавапка тартачакларын әйтте. Байден сүзләренчә, Пентагонга Кабулда теракт оештырган радикал исламчыларга җавап бирү планы эшләргә кушылган.

Шулай ук, АКШ президенты Кабулда эвакуация эшләре дәвам итәчәк дип белдерде. Әфганстаннан американ хәрбиләре, алдан әйтелгәнчә, 31 августка кадәр чыгарылачак диде. "Террорчылар АКШка үз миссиясен үтәргә комачаулый алмаячак", дип искәртте Джо Байден.

Американ хәрбиләре Кабул һава аланында АКШ һәм башка ил ватандашларын эвакуацияләүне тәэмин итә. Байден сүзләренчә, 15 августтан башлап 100 меңнән артык кеше чыгарылган.

Франция президенты Эммануэль Макрон Кабулдагы террорчылык һөҗүмнәрен гаепләп чыкты һәм эвакуацияләүне тәэмин итүчеләр "каһарманнарча зур көч куя" дип искәртте. Франция эшне ахырына җиткерәчәк, диде ул.

Испания премьер-министры Педро Санчес та һөҗүмнәрне гаепләп чыкты һәм теракт булуга карамастан, Испания хакимияте Әфганстаннан булдыра алганча күбрәк кешене куркыныч янамый торган урыннарга алып чыгачагын белдерде.

Австралия белән Норвегия үз ватандашларын Әфганстаннан алып чыгуны туктатып тора.

Кабул һава аланындагы терактта американ хәрбиләренең һәлак булуы сәбәпле, АКШ Конгрессында ил президенты Джо Байденны һәм хакимияте вәкилләрен җаваплылыкка тартырга өндиләр.

Вәкилләр пулатының республика азчылыгы лидеры Кевин Маккарти Әфганстандагы хәл турында фикер алышу өчен гадәттән тыш сессиягә чакырды.

Республиканнар фикеренчә, Кабул һава аланындагы терактлар АКШ җитәкчеленең дөрес карарлар кабул итмәве аркасында да килеп чыккан булырга мөмкин. "Дошманнар гаскәрләрне таркау рәвештә чыгаруларыннан файдаланды", дип белдерде Маккарти.

  • 15 августта, көрәшсез генә Кабулны басып алганнан соң, "Талибан"* бөтен Әфганстанны үз контроле астына алуы турында белдергән иде. АКШ 31 августта Әфганстаннан үз ватандашларын һәм беректәшләрен алып чыгарга тиеш.
  • * "Ислам дәүләте" һәм "Талибан" Русиядә террорчылык оешмалары дип танылган һәм тыелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG