Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда шартлау оештырган "Хөрәсән Вилаяте"н "Талибан" белән нәрсә бәйли?


Кабул һава аланы янында шартлаудан соң
Кабул һава аланы янында шартлаудан соң

Кабул һава аланы янындагы шартлауларны "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменең (Русиядә тыелган)"Хөрәсән Вилаяте" бүлекчәсе үз өстенә алды. Белгечләр бу "Талибан"га (Русиядә тыелган)дошман оешма дигән фикердә.

АКШ президенты Джо Байден Пентагонга, кайда гына булмасын, һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алган "Ислам дәүләте" (ISIS) сугышчан төркеменең җитәкчелегенә һөҗүмнәр әзерләргә кушты. Аның сүзләречә, террор һөҗүмнәрен Әфганстанда һәм Пакстанда эшләүче "Хөрәсән Вилаяте" бүлеге оештырган. Байден билгеләп үткәнчә, "Талибан" һәм "Ислам дәүләте" төркемнәре сугышчыларының һөҗүм ясарга уртак килешүләре булуын күрсәтүче бернинди дәлил дә юк.

"Коммерсантъ" газетының тышкы сәясәт бүлеге хәбәрчесе, Мәскәү Карнеги үзәге вәкиле Кирилл Кривошеeв хәзерге вакытта "Талибан" һәм "Ислам дәүләте" арасындагы мөнәсәбәт турында "Настоящее время"га "Хөрәсән Вилаяте" Үзәк Азиядәге "Ислам дәүләте"нә тугры булырга ант биргән төркем дип әйтте.

Кирилл КривошеeвКирилл Кривошеeв
Кирилл КривошеeвКирилл Кривошеeв

— Монда элекке Совет берлеге илләренә куркыныч яный. Моннан тыш, таҗик ОМОН командирларының берсе "Ислам дәүләте"нең Үзәк Азия төркеменә кушылган иде, бу Русия вә союздаш илләрне дә куркыткан очрак булды, чөнки кайбер илләрнең куәт көчләренең террорчылар ягына чыгуы бик куркыныч билге. Әйе, бу төркем актив, һәм алар Сүриядә җиңелсәләр дә хәрәкәт итүен Әфганстанда дәвам итәләр.

Бу төркемнең куркынычы турында Русия хакимияте АКШка кадәр әйтеп килде. Кайвакыт бу сүзләр хәтта бераз сәер тоелды. Чөнки "Талибан" әфган армиясен, күрше илләр территориясенә кысып чыгарганда, төп куркыныч Талибаннан янаган кебек тоелды. Ә Русия иминлек шурасы башлыгы Николай Патрушевның: "Без "Ислам дәүләте" һәм "Әл-Каидә" куркынычы турында сөйләшәбез", диюе бик сәер бер гаҗәпсенү тудырды кебек. Минем Таҗикстандагы әңгәмәдәшләрем ни өчен шулай эшләүләрен аңламыйлар иде. "Ислам дәүләте" Әфганстандагы бер төбәкне дә контрольдә тотмый, ул анда вак-вак төркемнәргә сибелгән бит", диделәр.

Русия күзләү хезмәтләре әйтүенчә, "Хөрәсән Вилаяте" сугышчылары саны бер ярымнан ике меңгә кадәр генә җитә һәм "Талибан" көчләре белән чагыштырганда бик аз. Шуңа да карамастан, АКШ вә "Талибан" бу шартлаулар турында алдан белеп тә аны туктатып кала алмагач, димәк инде бу куркыныч көч, - диде ул.

Кривошеев әйтүенчә, җәмәгатьчелектә "Талибан" һәм "Ислам Дәүләте" һәрвакыт көндәшләр дигән фикер йөри.

— Чынлыкта, "Талибан"ның "Ислам дәүләте" белән эш алып баруы, аларга ниндидер ярдәм күрсәтүе бик сәер булыр иде, чөнки Талибан 90-нчы еллардан булган рәнҗешен искә төшерә, ул вакытта дөнья аларны кире какты, чөнки НАТОның Талибанга каршы хәрби чарасы Усама бин Ладенны экстрадицияләүдән баш тартканнан соң башланды. Усама бин Ладен "Талибан"ның түгел, ә Әл-Каидә җитәкчесе иде. Талибан аннары "ул безнең кунагыбыз, пуштун традицияләре теләсә нинди кунакка әдәплелек белән карарга куша һәм бернинди очракта да аны куркыныч астына куймый" диделәр. Әйе, ул вакытта аны АКШка бирмәделәр һәм моның өчен шундый каты һөҗүмгә дучар булдылар.

Талибан, бу террорчылар белән хезмәттәшлек итеп үзләрен тапламас

Минемчә, 20 ел көрәштән соң, дөнья белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тырышудан соң, "Талибан", бу террорчылар белән хезмәттәшлек итеп үзләрен тапламас, чөнки бу артка атлау дигән сүз. Димәк бу тагын 20 ел көрәш... Алар хәзер үзләрен цивилизацияле кешеләр итеп күрсәтергә тырышалар кебек. Нәрсәдер килеп чыгар дип ышанасы килә, - диде ул.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

Якын Көнчыгышны өйрәнү үзәге башкарма мөдире Игорь Семиволос бу ике оешма бер-берсенә дошман дип саный.

Игорь Семиволос
Игорь Семиволос

— "Талибан" белән "Хөрәсән вилаяте" үзара бәйләнешен 2015 елдан ук дошманнарча мөнәсәбәттә торалар. "Талибан", бик теләмичә генә булса да, Әфганстандагы "Ислам дәүләте"нә каршы көрәшү өчен американнар белән хәтта хезмәттәшлеккә барды, ди Семиволос

"Хөрәсән Ислам дәүләте" оешмасы

  • "Хөрәсән Ислам дәүләте" (ISIS-K) 2014 ел ахырында Әфганстанның көнчыгышында барлыкка килгән һәм тиз арада чиктән тыш рәхимсезлек белән дан казанган.
  • Төбәктәге ислам хәрби белгечләре әйтүенчә, аның нигезендә Пакстандагы Талибанның рәхимсез сугышчылары тора. Пакстан иминлек көчләре басымы нәтиҗәсендә алар Әфганстанга качкан.
  • Баштан ук, Даеш дип аталган бу рәхимсез сөнни мөселман төркеме Пакстан чигендә наркотиклар һәм башка тауарлар контрабандасы белән бәйле төп өлкәләрне контрольдә тоту өчен "Талибан"га каршы көрәште.
  • Шул ук вакытта, ул шулай ук Кабулда һәм башка шәһәрләрдә хөкүмәткә вә чит ил хәрбиләренә каршы интихарчылар шартлаулары оештырды. Бу күрәсең, үзләренең рәхимсезрәк һәм радикальрәк хәрби хәрәкәт буларак таныту өчен эшләнде.
  • Төркем һөҗүмнәре авыл аксакалларын аяусыз үтерүдән алып "Кызыл Хач" хезмәткәрләрен үтерүгә һәм интихарчыларның күп халык булган урында һөҗүм итүенә, шул исәптән шыгый азчылыклар белән бәйле урыннарга интихарчылар җибәрүе белән билгеле.
  • Башта Пакстан белән чик буендагы бик аз өлкәләр белән чикләнгән төркем Джавҗан һәм Фарьябны үз эченә алган төньяк өлкәләрдә икенче зур фронт булдырды. Вест Пойнттагы терроризмга каршы үзәк әйтүенчә, "Хөрәсән Ислам дәүләтенә" әфганнардан кала башка сугышчы төркемнәрдән пакстаннар һәм үзбәк экстремистлары керә.
  • "Хөрәсән Ислам дәүләте" Көнбатыш яклы хакимият белән дә, Талибан белән дә көрәште, ләкин аның Гыйрак һәм Сүриядәге төп "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме белән төгәл бәйләнеше билгесез кала.
  • АКШ күзләү хезмәткәрләре әлеге хәрәкәт бу айда позициясен ныгыту һәм "Талибан"ның хокуксыз әгъзаларын туплауны активлаштыру өчен тотрыксызлыктан файдаланды дип саный.
  • Соңгы һөҗүмнәргә Кабулдагы суфи мәчете, электр корылмалары һәм ягулык ташу машиналары, Кабулда автобустагы шыгый юлчылары дучар булды. Моннан тыш, АКШ рәсмиләре нигездә шыгый хәзәр азчылыклары өчен булган кызлар мәктәбенә һөҗүм дә алар эше дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG