Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан белән эш иткәндә Мәскәү татар мәсьәләсен куллана аламы?


Кандаһарда Талибан байрагы
Кандаһарда Талибан байрагы

Кайбер белгечләр Талибанның хакимияткә килүе алдыннан Әфганстанда кинәт күпләп татарның килеп чыгуы юкка түгел дип саный. Русиянең мөселманнар яшәгән республикалары Талибан белән элемтәләр булдырса, бу Мәскәүгә файдагамы? Белгечләр фикерен белештек.

Әфганстандагы вакыйгалар берничә көн дәвамында дөнья яңалыкларының беренче битеннән төшми. Телевидение каналлары Кабул һава аланыннан видеоязмалар күрсәтә. Анда Русиядә тыелган Талибан хәрәкәтеннән куркып Әфганстаннан качарга теләүчеләр очкычларны басып ала, бортларга сикерә, очкыч канатларына тотынып калырга тырыша. Ничек тә очкычны файдаланып илдән китү ягын карый.

Шул ук вакытта Талибан барысы да илне алга җибәрү өчен эшләнәчәк дип вәгъдә итә. Ислам хәрәкәтенең ак байрагы инде хөкүмәт биналары өстендә җилферди. Мәскәү Әфганстандагы яңа хакимиятне әле танымады, әмма июль аенда гына Талибан Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министрлыгы җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барган иде. Шуңа белгечләр ике арада ниндидер элемтәләр бар дип саный. Шулай ук күптән түгел Әфганстанда кинәттән генә күпләп татарның табылуы да юктан гына түгел дигән фикер әйтелә.

Публицист Харун Сидоров фикеренчә, Талибан белән эш итүдә Кремль карары ике факторга бәйле булачак.

Харун Сидоров
Харун Сидоров

"Кабулның үз сәясәте һәм Кабулга карата дөньяның төп уенчылары сәясәте, аерым алганда алар яңа хакимиятне танырлармы һәм танысалар нинди форматта танырлар? Чынлыкта бу мәсьәлә әле ачык кала, чөнки Әфганстан Ислам Әмирлеген торгызу турында игълан ителсә дә бу нигездә хәрби көчләр белән эшләнде.

Мәскәү гадәттә гыйсьянчы төркемнәрне, бигрәк тә дини булганнарны тануга дошманнарча каршы. Без моны Сүриядән чыгып та хәтерлибез. Мәскәүнең уртача оппозицияне дә халыкара террорчылар дип атарга тырышулары истә. Талибан әле дә Русиядә тыелган террорчы төркем булып кала. Шуңа күрә, Мәскәүгә бигрәк тә төп дөнья уенчылары танымаган очракта Әфганстан Ислам Әмирлеген дәүләт форматында тану кыен булыр дип уйлыйм, " ди Сидоров.

Публицист сүзләренчә, Русия әфган сценарие Үзәк Азиядә һәм үз җирлегендә, аерым алганда Төньяк Кавказда кабатлануыннан шүрли.

Сидоров фикеренчә, әгәр Әфганстанда яңа хакимият танылса, Мәскәү үзенең "мөселман" республикалары башлыкларын, мәсәлән, Татарстан яки Башкортстанны рәсми Кабул белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен куллана ала.

"Миңнеханов (Татарстан президенты) һәм Хәбировның (Башкортстан башлыгы) мондый перспективалары бар. Миңнехановның мөгаен күбрәктер, чөнки вакытыннан алда ук Әфганстан татарлары темасы барлыкка килде. Әлеге теманы Талибанның фаразланган җиңүе алдыннан казып чыгардылар. Бу очраклы түгел", ди Харун Сидоров.

Шәрык белгече Азат Ахунов әйтүенчә, Әфганстандагы вазгыятьтә Кырымдагы кебек Татарстанны файдалану каралмый.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

"Русия өчен төп мәсьәлә Әфганстан белән уртак килешүгә килү. Монда Казанны файдалану мөмкин түгел. Татарстанда Әфганстаннан аермалы буларак тел вә мәдәният башка. Талибаннар нигездә хәнәфиләр, сөнниләр булса да алар бит төрки халык түгел, нигездә пуштуннар.

Кырым мәсьәләсен алганда (Русия тарафыннан Кырымны басып алу - ред.) анда Казан татарларын кулландылар дип әйтеп була, чөнки тугандаш халык иде. Монда ике төрле халык. Хәзерге вакытта арадашчы буларак Русия өчен Үзбәкстан бик зур роль уйный. Монда инде Русия президенты Владимир Путинның Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев белән сөйләшүләре Үзбәкстанны буфер ил буларак күрүгә бәйле. Шуңа Татарстан тәэсире булмастыр дип уйлыйм", ди Ахунов.

Ул соңгы вакытта Әфганстанда кинәт барлыкка килгән татарларның максаты миллилеккә бәйле түгел, ә ничек тә илдән качу дип саный.

Әфганстанда кинәт барлыкка килгән татарларның максаты - илдән качу

"Аларга Татарстан булсынмы, Русия булсынмы барыбер, иң мөһиме Әфганстаннан китү. Аннары Европага таба атлау. Миллилек монда сәбәп кенә. Әфганстанда әлбәттә татарлар бар, алар әллә кайчан күченеп киткән һәм алар бик аз.

Татарларның шулай килеп чыгуы Әфганстанда паспортка милләтне теркәү мөмкинчелеге барлыкка килүгә бәйле булды. Әфганстанның элекке хөкүмәте дә проблемнарны өстеннән төшерү өчен кемнеңдер ярдәменә каршы булмагандыр. Алар өчен дә уңай әйбер. Алга таба бу проект сүнәр дип уйлыйм. Кем барсын Әфганстанга, кем мәктәпләр ачсын... Әлбәттә ул татарларны өйрәнергә кирәк, әмма хәзерге вазгыятьтә ул мөмкин түгел", ди Ахунов.

Аның сүзләренчә, Русиядә хәзер Талибан чикләрне узар дип борчылалар.

"Исламчылар таралыр дип куркалар. Талибан үзе дә Русиядә тыелган оешма. Талибан лидерлары июльдә Мәскәүдә булган очрашуларда: "без үзебезнең җирлек белән генә чикләнәбез, башка илләргә һөҗүм итәргә җыенмыйбыз" дип әйттеләр. Хәзерге вакытта алар сүздә торалар. Мисал өчен Русия илчелеген Талибан гаскәрләре саклап тора. Русия илчесе дә: "Без алар белән уртак тел таптык, килешүләребез бар, бернинди куркыныч янамый" дигән иде", ди Ахунов.

Ул Әфганстандагы тормышны үзгәртү өчен бик күп еллар кирәк дип саный.

"Күпмедер вакыт Әфганстанда совет гаскәре булды, АКШ гаскәре дә булды, әмма бернәрсә дә үзгәрмәде, чөнки бу илне үзгәртергә күп вакыт кирәк һәм бәлки ул беркайчан үзгәрмәс тә. Әфганстан традицион форматта яшәде һәм яшәячәк дип уйлыйм.

Халык каршы булса Талибан болай тиз генә җирләрне яулап ала алмас иде

Күп кенә Көнбатыш илләр дә, Русия дә Әфганстанда килеп туган вазгыять белән килешә дип әйтергә була. Дөнья илләре лидерларының берсе дә кискен каршы чыкмады, чөнки Әфганстанның үз халкы Талибанны кабул иткән бит. Халык каршы булса Талибан болай тиз генә җирләрне яулап ала алмас иде. Бердәнбер каршы булучылар Үзбәкстан һәм Таҗикстан белән чиктәш булган үзбәкләр, таҗиклар. Алар каршылыкны дәвам итәбез ди. Ләкин Әфганстан халкының 80-90% бүгенге хәлдән канәгать, чөнки Талибан да, Әфганстан халкы да нигездә пуштуннар. Ил халкына да тынычлык һәм тотрыклылык кадерле", ди ул.

Ахунов фикеренчә, Талибан хәзер халык тормышын яхшыртуны күздә тоткан вәгъдәләр бирә.

"Талибан 1996 елда хакимияткә бер килгән иде һәм 2001 елга кадәр идарәдә торды. Ләкин ул вакыттан аермалы буларак хәзер алар дәүләтне, икътисадны үстерәчәкбез, Көнбатышта яшәүчеләрне дә, безнең белән эшләргә теләүчеләрне дә кабул итәбез дип игълан итәләр", ди ул.

Сәясәт белгече Руслан Айсин хакимияткә Талибан килү белән ниндидер глобаль үзгәрешләр булмаячак дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Моңарчы да Талибан Әфганстанның 65-70%ын контрольдә тота иде. Талибан белән бар дөньяны куркыталар, имеш хакимиятне алгач Урта Азия илләренә экспансияне башлаячак дип. Ул ялган, чөнки Талибан региональ көч һәм Әфганстаннан читкә чыгарга аларга һич кирәк түгел. Таҗикстанны алсак, анда таҗиклар, Үзбәкстанда үзбәкләр яши. Талибан Әфганстанны пуштун җирләре дип саный һәм 25-30 ел буена оккупантларны үз ватаннарыннан куарга дигән зур максат белән хәрәкәт итә.

Шул ук вакытта Әфганстанда пуштуннардан тыш таҗиклар, үзбәкләр, элек монгол, татардан калган төркемнәр бар. Бүген талибаннар: "без бу этник төркемнәр һәм хатын-кызларны да җәмгыятьтән читләштермибез", ягъни "аларны кимсетмәячәкбез һәм зур бердәм әфган җәмгыятен төзиячәкбез" диде. Миңа калса, хәзерге вакытта чыннан да талибаннарга бу этносәяси төркемнәр белән сугышырга мәгънә юк. Алар бу җирләрне сугышып түгел, ә андагы җирле хакимият, җирле кабилә башлыклары, аксакаллар шуралары белән сөйләшеп алган. Шуңа әфганнарның хәрби хәрәкәтеннән тыш, дипломатик һәм сәяси стратегиясе дә бар", ди Айсин.

Аның фикеренчә, Татарстан андагы татарларга ниндидер сәяси ярдәм күрсәтергә тиеш.

"Таҗиклар артында Таҗикстан, үзбәкләр артында Үзбәкстан тора. Татарларга килгәндә, Татарстан мөстәкыйль субъект түгел, шуңа Мәскәү белән хәрәкәт итәргә кирәк. Бәлки Русия тышкы эшләр министрлыгы аша эшләргәдер.

Талибаннар бер ай элек Мәскәүдә Сергей Лавров (Русия тышкы эшләр министры – ред.) белән ниндидер сөйләшүләр алып барганнар. Бәлки татар мәсьәләсе дә күтәрелгәндер. Шуңа безгә моны игътибар үзәгендә тоту мөһим. Авыр чакта аларны калдырмаска иде", ди Руслан Айсин.

Аның сүзләренчә Татарстанның Талибан белән сөйләшүләр алып баруда күпмедер тәҗрибәсе дә бар.

"1996 елда безнең Татарстан очучылары Әфганстанда Талибаннан кача алды. Имеш алар план корып качып китә алганнар дигән матур сүзләр сөйләнде. Мин ул тарихның дөресен беләм. Чынлыкта ул талибаннар белән килешү иде. Шуңа пәрдә артында талибаннар белән сөйләшү тәҗрибәсе татарларда бар. Бәлки дипломатик каналлар аша аларны яңадан торгызырга кирәктер.

Бу Әфганстан татарлары Мәскәүгә кирәк булыр, чөнки сәяси йогынты ясауга кулланыла алалалар. Мәскәүгә ниндидер көчләргә таянырга кирәк. Бәлки бу тандемның киләчәге бардыр", ди Руслан Айсин.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG