Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда Idel.Реалии журналисты Федор Алексеевка 500 сум штраф салынган


Федор Алексеев
Федор Алексеев

Элегрәк полиция аңа карата лицензиясез эшчәнлек алып бару турында административ беркетмә төзегән иде. 

Әстерханның Ленин районы мәхкәмәсе Idel.Реалии проектында Тодар Бактемир тәхәллүсе белән язучы Федор Алексеевка 500 сум штраф карары чыгарды. Журналист активист Сергей Щербаков белән интервьюдан соң канун бозган дип танылды.

Элегрәк полиция аңа карата лицензиясез эшчәнлек алып бару турында административ беркетмә төзегән иде.

"Idel.Реалии" белән хезмәттәшлеккә кадәр Федор Алексеев Русиядә телләр төрлелегенә багышланган фестивальләре оештыручы буларак танылган иде. Алексеев Вконтакте, Telegram интерфейсларын мари теленә тәрҗемә итүне башлап йөрде, бу өлкәдә активистлар белән эшләде.

Федор Алексеев милли азчылыклар, федерализм турында яза. Үзенең блогында һәм Твиттерда Русиядә ксенофобиягә һәм милләт, тел, дин ягыннан дискриминациягә каршы көрәш турында постлар чыгара.

2021 елның язында "Медуза" (Русиядә "ят агент" медиа исемлегенә кертелгән) масхус хәбәрчесе Кристина Сафоновага шундый беркетмә төзелгән иде. Ул Мәскәүдә 21 апрельдә узган протест чарасында эшләгән. Чарадан соң аны полициягә чакыртып аңлатма алганнар.

Шулай ук 2021 елның язында Новокузнецкида мәхкәмә журналист Роман Янченкога Русия тышкы эшләр министрлыгы аккредитациясеннән башка поляк телеканалы белән хезмәттәшлек итү өчен 500 сум штарф салган иде.

27 августта Русиянең кайбер басмалары эзәрлекләүләргә дучар булган Кремльдән бәйсез журналистларга теләкәтәшлек чарасы уздырды. Басмалар Русия хакимиятләренә алты таләп белән чыкты. Алар журналистларга кануни эшчәнлек алып барырга комачаулауны туктатуны сорый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG