Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итү турында: "Безне күпме кимсетеп була?"


Миңтимер Шәймиев, архив фотосы
Миңтимер Шәймиев, архив фотосы

Милли мәктәпләрдә дәреслекләр урынына уку әсбапларын куллану ул дискриминация дип атады.

Тәрҗемә ителгән дәреслекләрнең "уку әсбабы" статусы булуы – дискриминация, дип белдерде Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Казан кирмәнендә узган милләтара мөнәсәбәтләр утырышында.

"Безне күпме кимсетеп була? Мин бу сүздән курыкмыйм! Бүгенге көнгә кадәр милли мәктәпләрдә дәреслекләр урынына уку әсбапларын кулланабыз. Бу бит дискриминация. Мин үз сүзем өчен җавап бирәм. Бердәм илдә ничек дискриминацияләп була: кемдер дәреслекләрдән, кемдер уку әсбапларыннан укый", диде ул.

Аңа кушылып, фикерне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та куәтләде. "Бу мәсьәләне даими контроль итәргә кирәк, бу дәреслекләргә генә кагылмый. Сезнең белән тулысынча килешәм. Бу дөрес түгел, бу дәреслекләрдән белем алырга теләгән Русия ватандашлары хокукларын кысрыклау. Башка милли телләр, мәсәлән, чуаш, мордва телләре хәлләрен дә карарга кирәк. Алар да әсбаплардан укыйдыр. Безгә милли мәктәпләргә барып кайту кирәк", дип сөйләде Миңнеханов.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәзерге вакытта 38 тәрҗемә уку әсбабының федераль исемлегенә эләгү өчен экспертизада булуын сөйләде. Экспертиза тәмамлаганнан соң, ел ахырына кадәр алар дәреслекләр статусына ирешергә тиеш.

Русия президентының эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт бүлеге җитәкчесе Татьяна Вагина да Шәймиев белән ризалашуын әйтте. Ул да туган телләрдә дәреслекләр экспертизасының авыр, озак һәм кыйбат процедура дип атады һәм аларны җиңеләйтергә тәкъдим итте.

Татарстан дәүләт киңәшчесе татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләр мәсьәләсен гел күтәреп тора. "Рус телендә дәреслек чыгарыр өчен бер комиссия узу җитә. Милли телләрдә, мәсәлән, удмурт, яки татар телендә чыгарсаң, ул дәреслек дип чыкмый, әсбап дип чыга. Шул ук көчне саласың, шул ук комиссияләрне узасың. Күңел рәнҗиме моңа, әллә юкмы? Әле тагын бер кат экспертиза өчен туләргә кирәк, шул кадәр үк бәя", дип сөйләгән иде ул моңарчы.

Узган ел Дәүләт шурасы сессиясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга әлеге мәсьәләдә сорау бирелде. Ул дәреслекләр өчен республика хөкүмәте 400 млн сум акча бүлеп бирүен, тәрҗемә дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү белән шөгыльләнүен әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG