Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Gap year": мәктәптән соң бер ел ял — вакыт югалтумы, акыллы адыммы?


Мәктәпне тәмамлау белән университетка керү арасындагы күчеш чоры — тормышта иң мөһим мизгелләрнең берсе, чөнки ул кешенең киләчәк карьерасын, шәхси үсеш юлын билгели. Соңгы вакытта күп кенә яшьләр "gap year" дип аталган "академик ял" ала башлады. Шуларның берничәсе белән сөйләштек.

Мәктәпне тәмамлау һәм университетка керү арасындагы күчмә чор — тормышта иң мөһим мизгелләрнең берсе, чөнки ул кешенең киләчәк карьера һәм шәхси үсеш юлын билгели. Шуңа күрә дә күп кенә яшьләр "gap year" дип аталган "академик ял" ала.

Бу вакытта булачак студентларга приоритетлар сайлау һәм алга таба нәрсә эшләргә икәнен хәл итү мөмкинлеге туа, чөнки еш кына теге яки бу уку йортын яки булачак белгечлекне сайлау җиңел бирелми.

"Gap year" — планлаштырылмаган ял, аны гадәттә уку вакытында алалар һәм эшләү, сәяхәт итү, волонтер булу яки боларның барысын бергә сынап карау өчен кулланалар. Ялның нәкъ менә бер ел дәвам итүе шарт түгел. Ул ярты ел да, елдан артык та була ала.

Азатлык уку йортына керү яки карьера төзү алдыннан үзләренә "академик ял" оештырган яшьләр белән аралашты.

Эльвина Никифирова Казанда укыган, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. "Gap year" аның өчен аңлы рәвештә сайланган юл.

Эльвина Никифирова
Эльвина Никифирова

— Инглиз теле дәресләрендә без һәр ел бу теманы кабатлый идек – менә шундый тренд бар, кешеләр егерме яшьтә, егерме биш яшьтә укырга керә дип. Бу тема минем башта калды, бу турыда уйланганым бар иде, ләкин соңгы моментка кадәр бу турыда уйладым дип әйтә алмыйм. Унберенче сыйныф ахырында гына уйлый башладым. Анда әле карантин башланды. Имтиханнарга өйдә әзерләндек һәм безнең соңгы кыңгырау бәйрәме дә, чыгарылыш кичәсе дигән әйбер дә булмады, барысы да башкача булды. Бу бит бөтен кеше өчен яңа хәл. Шушы яңа халәтне дәвам итеп, мин "gap year" турында уйлый башладым.

Танышларым арасында да "gap year" сайлаучылар бар, ләкин алар сирәк

Танышларым арасында да шушы юлны сайлаучылар бар, ләкин алар сирәк, күбесе укырга керергә тырышты, башта сайлаган уку йортларына керә алмагач, башка урыннарга урнаштылар. Ә кайберләре армиягә алып китәләр дип, көллиятләргә булса да керделәр. "Gap year" сайлаган бер таныш кызым Германиягә китте, ул өйрәнгән телен ныгытыр өчен бер ел алды. Анда тел имтиханы бирәсе, ул бик акыллы, шулай да тел өйрәнер өчен бер ел кирәк дип тапты. Ә берсе минем кебек азрак күктә оча торган кыз, бер көнне болай уйлый, икенче көнне бүтәнчә уйлый, аның гомумән укырга керәсе килми, ул андый кеше түгел. Ул китап укый торган кеше, нәкъ фантастик китап герое кебек. Югары уку йортында белем алу аның өчен кызык түгел, андый кабатлана торган даими әйберләр аны изә.

Яшьтәшләрем карьераларын алданрак төзи башлар дигән кызыгу юк, чөнки алар сайлаган юнәлешләр миңа кызык түгел. Мине илһамландырган, мин сокланган берничә кеше бар, алар мине рухландыра, мин аларга карап, уку турында онытмыйм, укуның мөһимлеген күрәм. Алар да "безгә университетта күңелсез һәм кызыксыз" дип сөйли, "беренче курста ошый иде, икенче курста эч пошулар башланды", диләр, бусы да мине куркыта. Миңа берәр ике еллык кына курслар булса да җитәр дип уйлыйм.

Бездә бу тренд популяр түгел. Яңа танышларымнан миңа карата бик күп респект, аерым игътибар, ниндидер соклану һәм ихтирам сизәм. Яңа төркемдә танышканда кем кайда укуы турында сорашулар башланса, миңа чират җиткәч, "Ә мин беркайда да укымыйм!" дим, "О, ничек шәп, син бигрәк кәттә кыз!" диләр – кешеләргә бу батырлык булып тоела. Европа белән чагыштырганда, безнең менталитетка "gap year" дигән феномен күбрәк тә кирәктер.

Гаиләм башта бу теләгемә каршы килмәде

Гаиләм башта бу теләгемә каршы килмәде, хәзер дә сүз әйтүче юк. Гомумән, алар мине бик мөстәкыйль кеше дип уйлый, бу миңа кайвакытта комачаулый да.

Бу бер ел эчендә, әлһәмдилуллаһ, күп әйберләрне чынга ашырдым - музыкага күбрәк вакыт булды (Эльвина – Мәскәүдәге "Нур" дуэты солисты), балалар белән дә күп эшләдем – үзем өчен укытучы һөнәрен сынап карадым – миңа бик ошады. Педагогика белеме алу турында да уйлап алдым, ләкин бу уй үтеп китте инде. Бер шоу-румда эшлим, анысы да кызык – анда фэшн, стилистика, фотосессияләр оештырырга планлаштырам.

Сәяхәт итәргә җитештем, ләкин озакка түгел. Без әни белән бу турыда уйлаган идек, әмма чикләр ябык бит, бераз гына вакыт Кавказда булдым."

Айсылу Гыйматдинова Казанда яши,"gap year" турында башта чит илдәге дусларыннан ишеткән, аннары кирәкле мәгълүматны интернеттан тапкан.

Айсылу Гыйматдинова
Айсылу Гыйматдинова

— Унынчы-унберенче сыйныфта үземә ошаган һөнәрне билгели алмадым, хәтта БДИ фәннәрен да ничектер болай гына алдым да тапшырырга булдым. Йөрәктә ниндидер дошманлык хисе бар иде, чынлап әйткәндә, БДИны яратып бетермәдем, үзем дә рухи яктан җаным белән каршы идем, БДИ бирергә теләмәдем – унберенче сыйныфны шушы уйлар белән кичтем.

"Gap year" алырга булдым, чөнки нинди тармакка барырга теләвемне үзем дә белмәдем. Бу бик зур проблем дип уйлыйм һәм беләм, чөнки 10-11нче сыйныфларда барысының башы шуның белән генә тулы: "Кая барыйм? Нәрсә эшлим? Мин бит бернәрсә белмим, бернинди профессияне дә әле татып караганым юк" дип һаман мәктәптә утыралар, аннары өйгә кайталар, бернинди эшне карамыйлар да, белмиләр дә. Кая барырга, нишләргә, кем булырга? – профориентация проблемы инде бу. Бу укудан соң бераз гына ял итәргә дә дип, мин "gap year" алырга булдым. Чөнки мәктәптә соңгы ике ел – нервлы, стресслы еллар.

"Gap year" бит ул күбрәк ял итү, үзеңне тыңлау, сәламәтлегеңне кайгырту

Минем сыйныфтан өч-дүрт кеше шушы юлны сайлады, ләкин аларны "gap year" дип әйтерлек тә түгел. "Gap year" бит ул күбрәк ял итү, үзеңне тыңлау, сәламәтлегеңне нормага китерү турында. Ә алар, белүемчә, эшкә урнашты, имтиханнарга әзерләнәләр. Аларга йә БДИ нәтиҗәләре ошамады, яки имтихан өчен сайлаган фәннәре ошамады, мәсәлән, табиб буласы кешеләр хәзер дизайнер булырга телиләр. Бәлки, алар кермәсләр дә университетка, "gap year" вакытын озынайтырлар.

Гаиләм бу теләгемне яхшы кабул итте, ярдәм иттеләр. Унберенче сыйныфта бергә утырып сөйләштек, "Нинди сферага юнәлергә, кая барырга, нәрсә эшләргә белмим, кайсы һөнәрне сайларга белмим, бер ел шулай алсам буламы, ничек карыйсыз моңа?" дидем. Миңа "Әйе, ярый, ал, ләкин безгә планнарыңны сөйлә", диделәр. Волонтерлык белән шөгыльләнәм дидем – волонтерлык минем өчен хобби гына түгел, җанымның бер өлеше, мин бу эшне бик яратып башкарам. Ел дәвамында сәяхәт итәргә теләдем – Петербурда булдым, дусларым белән аралаштым, үземне күбрәк ишеттем, фриланска киттем, аннары тагын кире кайттым – фрилансны бик яратып бетермәдем. Инсайдларымның берсе шул булды. Ягъни бу елны мин ялда, сәяхәттә, китап укып уздырдым. 10-11нче сыйныфларда эшләргә теләп тә, эшләргә өлгенмәгән эшләрне быел эшләдем.

Яшьтәшләрем карьераларын миннән алдарак төзи башлар дигән кызыгу юк, андый әйбер башыма да кермәде. Һәркемнең үз гомере, үз юлы. Һәркем үзе өчен карар бирә, үз башы белән уйларга тиеш. Кызыгудан файда юк. Һәм бер ел нәрсә инде ул? Бер елдан бернәрсә булмас. "Моны нәрсәгә эшлим?" дип аңларга кирәк. Минем бер мисалым бар – минем дустым өч ел бер факультетта укыды, өч елдан соң гына бу аның юнәлеше түгел икәнен аңлады, ул аны яратмый, укырга яки эшләргә теләми. Һәм яңадан икенче факультетка беренче курска китте – өч ел бушка дияргә була.

Русиядә бу трендның никадәр таралганын әйтә алмыйм. Минем якын тирәдәге кешеләрне алганда, әти-әниемнең дуслары минем кайда булуым, нишләвем турында кызыксынып тора, әнием аларга минем "gap year" сайлавымны, сәяхәттә йөрүемне, үземне тыңлавымны, китаплар укуымны сөйләгәч, 60 проценты "Әйе, "gap year" турында ишеткән идем, кызың өчен бик шатмын" дип сөенеп кабул итә. Ә 40 проценты "Шулай буламы соң? Ничек инде ул?" дип әллә нинди сәер әйбер кебек, шаккаткыч хәл дип итә. Әйтерсең, мин сәер эш эшләгәнмен. Аларның башларына кагыйдә кебек "Мәктәпне бетердең – хәзер университетка барырга кирәк, һәм анда беренче елда эләкмәсәң – тормышың аска тәгәри, бетте-китте" дигән фикер кереп утырган. Русиядә бу мәсьәләгә мөнәсәбәт якынча 50/50дер инде.

Госман — Әлмәт егете (фамилиясен әйтергә теләмәде), "тәнәфес"не укудан соң түгел, ә карьера уртасында алырга булган:

— Дөресен әйткәндә, баштарак минем бер ел эшләмим дигән конкрет план булмады. Баштарак IT юнәлешендә эшкә урнашырга дигән план бар иде, ике урында да хәрби билет булмау аркасында эшкә алмадылар. Бер ел буена эшләмим дигән уй юк иде, бәлки, ике-өч ай ял итәрмен, дип уйладым. Тора-бара бу планнар артка күчте. Ял бер елга сузылды, мин моңа тыныч карадым.

Gap year" – бик яхшы идея, шәп мөмкинлек дип саныйм

Мин мәктәпне бетергәч, университетка кердем. Университетның өченче курсында эшли башладым. Дүрт ел ярым укытучы булып эшләгәч, ял алырга булдым. Мин хәзер дә атнага бер көн эшлим, элеккечә балалар укытам. Хәзер йә массаж яки програмлау белән шөгыльләнергә уйлыйм.

Мин бу яктан искәрмә булып торам. Бу елны менталь-психологик яктан ял итү дип кабул итәм. "Gap year" асылда ул – мәктәпне тәмамлап, беркая ашыкмыйча, бер ел "тын алу". Бу яктан "gap year" бик яхшы идея, шәп мөмкинлек дип саныйм. Ә күпләр бик ашыга, чынлыкта ни белән шөгыльләнергә теләүләрен дә аңламыйлар. Бездә университетны тәмамлаган яки хәтта тәмамлап бетермәгән кешеләр бар – алар үзләре бөтенләй теләмәгән юнәлешләргә дүрт-биш ел гомерен әрәм итәләр, бөтенләй башка тармакта эшлиләр. Моның кимендә социаль эффекты бар.

Проблем шунда – 17-18 яшьлек кеше ни белән шөгыльләнергә теләвен аңламый һәм бу нормаль күренеш. Әмма бездә "gap year" культурасы юк, һәм моның күзгә күренеп торган сәбәпләре бар. Шуларның берсе – егетләргә армия яный, шуңа алар уку йортына керми кала алмый. Беркем дә армиягә барырга теләми, шуңа күрә алар, теләмәсәләр дә, каядыр укырга керергә мәҗбүр, алар 9-10нчы сыйныфтан "керергә кирәк" дия-дия каядыр укырга керергә әзерләнә. Русиядә килешүле хәрби хезмәт кирәк, бу күп файда китерәчәк. Мин хәрби билетымны егерме биш яшьтә генә алдым. Бу егетләр өчен киеренке мәсьәлә, уку йортларына нормаль керергә комачаулый.

Кызларга бу яктан күпкә җиңелрәк, әмма аларга да бөтенләй җайлы түгел – безнең Русиядә "gap year" менталитеты юк. Әмма бу бик файдалы практика дип саныйм. Моның өчен әле мөмкинлекләр булуы да кирәк – әти-әнисе бу вакытта баласын тәэмин итә алса, бик яхшы. Үзе эшләп караса да була – ниндидер кара эшкә урнашса, официант яки сатучы булып, McDonald’s яки KFC кебек оешмаларда эшләп караса, кайсы эшнең ошавын яки ошамавын аңлый башлый. Гадәттә, кеше мондый эш белән шөгыльләнергә теләмәвен тиз аңлый, яңа идеяләр тизрәк килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG