Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сигез бала анасы: "Бер баланы мәктәпкә әзерләү 20 мең сумга төшә"


Гөлназ Галиуллина балалары белән
Гөлназ Галиуллина балалары белән

Казанда яшәүче сигез бала әнисе Гөлназ Галиуллина быел биш баласын мәктәпкә әзерли. Гөлназ ханым әйтүенчә, бер баланы мәктәпкә әзерләү бүген 15-20 мең сумга төшә. Азатлык хәбәрчесе аның белән гаиләнең финанс хәле, бәяләрнең ни дәрәҗәдә артуы, Путин акчасының нәрсәгә җитүе турында сөйләште.

Галиуллиннар гаиләсендә биш кыз, өч малай. Иң олысы быел 9нчы сыйныфка бара, ә кечесенә әле өч кенә ай. Гаиләдә мәктәп укучылары быелдан бишәү: бер кызлары беренче сыйныфка бара. Гөлназ ханым әйтүенчә, быел бер баланы мәктәпкә әзерләү өчен 15-20 мең сум акча кирәк. Узган еллар белән чагыштырганда, бәяләр дә шактый арткан, кайбер киемнәргә хәтта ике тапкырга арту очраклары бар.

— Балаларны мәктәпкә җыйганда беренче эш итеп һәркайсына кирәк әйберләр исемлеген төзибез. Аннары шуңа барлык квитанция, чекларны теркәп барабыз. Шунлыктан мин һәр балага күпме акча китүен әйтә алам. Бүген бер баланы мәктәпкә әзерләү өчен 10 мең сум берничек тә җитми, бик очсыз әйберләр алам дисәң дә, 15 мең сумга сыеп буладыр, ә сыйфатлырак тауар алам дисәң, кимендә 20 мең сум кирәк.

Малайлар формасы
Малайлар формасы

Путин мәктәп укучыларына биргән 10 мең сумлык пособиедан безнең гаиләгә 50 мең сум акча керде һәм күз ачып йомганчы чыгып та китте. Мәсәлән, безнең мәктәп мөдире формаларны Бостон дигән фирмадан алырга куша. Быел малайга шуннан 6 меңгә комплект форма алдык. Бар мәктәп шул фирмадан киенгәндә, безнең балалар гына башкача киенә алмый. Сигез балалы гаилә булгач, безгә игътибар зуррак, болар ничек киендерәләр икән дип карыйлар. Башка балалар белән чагыштыралар. Хәтта ата-аналар чатына да язып куялар: менә чагыштырып карадым, синең балаң минекеннән матуррак киенгән иде, диләр.

Бәяләр узган елгы белән чагыштырганда күпкә арткан. Шул ук малайга бер форма комплектын әле кайчан гына өч меңгә алган идек, хәзер - 6000 сум. Кызларга ак блузка хаклары да арткан. Узган елларда 700-800 сумга да ала идек, быел 1200 сум тора.

Матур итеп йөрим дисәң, кыйммәтлене алырга кирәк

Киемне яхшы, матур итеп йөрим дип алсаң, кыйммәтлене алырга кирәк. Малайларныкын бигрәк тә. Алар арзанлы кроссовкины ярты ел да кия алмый, җиткереп бетереп булмый. Кроссовкины мәктәптә спортзалда кияргә аерым, урамда кияргә аерым алырга кирәк. Мәктәп эчендә йөрергә дә алмаш кием аласы. Туфлиләрне Кари дигән кибеттән акция вакытында алдык. Ике аяк киеме алсаң, өченчесен бушка бирәләр, безнең кебек ишле гаиләгә ул бик уңай акция булды. Аның сыйфаты әллә ни яхшы дип булмый, базарныкыннан аерылмый инде, әмма юньрәк чыга. Беренче сыйныфка бара торган кызга әле тагын да күбрәк кием аласы, чөнки өлкәнрәкләренең узган елдан калган киемнәре бар. Берсеннән калганны икенчеләре киеп тә үсәләр.

Кызларга ак блузкалар 1200 сум тора
Кызларга ак блузкалар 1200 сум тора

Канцелярия тауарлары да сизелерлек арткан, ул арту бер караганда аз кебек тоелса да, җыя башлагач күренә. Биш балага дәфтәр, каләмнәрне дә күпләп, дистәләп түгел, йөзләп алырга кирәк. Без аларын алмадык әле, августның соңгы көннәрендә алырбыз дип торабыз, - дип сөйли Гөлназ Галиуллина.

Аларга канцелярия тауарлары белән портфельны "Зәкәт" фонды да китерә. Гомумән, әлеге фонд, ел саен, аз керемле гаиләләрдәге 100ләп балага мәктәпкә бару алдыннан шундый бүләк ясый икән.

Мәктәпкә әзерлек кием-салым, канцелярия тауарлары алу белән генә дә чикләнми, ата-аналар комитетына да түләргә кирәк. Беренче сыйныфка баручы кызы өчен Гөлназ комитетка 3500 түләгән. Калган балаларга ул түләү азрак — 1000-1500 сум булырга мөмкин. Бу акчалар класс бүлмәсенә принтер алуга, балаларга дәреслектән тыш кирәк булачак эш дәфтәрләренә тотылачак.

Кызларга аяк киемнәре
Кызларга аяк киемнәре

— Беренче сыйныфка баручы кыз өчен ата-аналар комитетына да 3500 сум түләдем. Аңа күбрәк түләнә, калган балаларга әзрәк булачак, 1000-1500 сум чамасы җыярлар. Класс бүлмәсенә принтер алырга кирәк, тагын ниндидер кирәк-яраклар да бар. Балаларга дәреслекне хөкүмәт бирә, әмма эш дәфтәрләрен сатып алырга кирәк — акча шуңа да китә дип аңлаттылар.

Түли алмагач, нигә шулкадәр бала табасыз, диделәр

Быел 7нче сыйныфка баручы улымның класс бүлмәсенә ремонт ясадылар, аңа да 1000 сум кирәк булды. Без күп балалы гаилә дип мескенләнсәк, бәлки, ташлама да ясарлар иде, сезгә 500 сум гына түләсәгез дә җитәр, диюче ата-аналар да бар, ләкин үземә уңайсыз. Сүз чыкмасын өчен түлим. Бер елны: "Нишләп шулай күп акча җыясыз?" дигәч, бер ана: "Түли алмагач, нигә шулкадәр бала табасыз? — диде дә миңа бик кыен булды. "Бүтән мәктәпләрдә уку да түләүле, син әле мәктәптән уңдың", диючеләр дә бар. Бу сүзләрне ишеткәнче ничек кенә авыр булса да түләвең хәерле, — ди Гөлназ.

Гаиләнең даими чыгымнары болай да зур. Беренчедән, алар әлегәчә фатир арендалап яши, үз тораклары юк. Квартплата түләүләре белән бергә фатирга гына ай саен 30 мең сум акча кирәк. Мәктәптә элек балаларны бушлай ашаткан булсалар, хәзер күп балалы гаиләләр дә икенче аш өчен түләргә тиеш. Гомумән алганда, ризыкка, көнкүреш тауарларына бу гаиләгә аена 100 мең сум кирәк. Гаиләдә ир генә эшли. Биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан фатир бирелергә тиеш, алар шул фатирга чиратта торалар икән.

Малайларга костюм-күлмәк
Малайларга костюм-күлмәк

— Дин буенча ипотека, кредит кебек әйберләр дә ярамый, шуңа ул куркыта. Биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә хөкүмәт фатир бирә, без шуңа Баулыда чиратта торабыз, ничә ел торасы булыр — билгесез. Хәзер чиратта 11-12нче урыннарда, елына икешәр гаиләгә фатир бирәләр бугай инде. Быел 8нче бала тугач әле документларны илтмәдек, нәрсә диярләр, - ди Гөлназ.

Гаиләне тәэмин итү өчен аена 100 мең сум акча кирәк

Росстат күрсәткечләренә караганда, 2021 елның маенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 45 759 сум тәшкил иткән, бу гаиләне тәэмин итү өчен кирәкле 100 мең сум зур акча санала. Гаилә башлыгы Айдар Сәлахов төрле урыннарда эшләп караган, әмма рәсми эштә 30-40 мең сумнан артыграк түләмәгәннәр.

— Ирем кайда гына эшләп карамады. Театрда да сакта торды, анда хезмәт хакы 15 мең сум иде. Рәсми эшкә керәсең икән, шул эшкә бәйле буласың һәм дә 30-40 мең сумлык хезмәт хакына без яши дә алмыйбыз. Шуңа ирем үзмәшгуль булып теркәлде дә шабашкаларда эшләп йөри. Иртән чыгып китә, кич кайта, кайда нинди эш бар шунда эшли, ләкин аена 100 мең чамасы акча табарга тырыша. Башкача без яши алмыйбыз. Биш балам булганда мин дә пилмәннәр ясый идем, аена 30 мең сум эшли идем. Хәзер балаларга да күбрәк игътибар кирәк, өстәвенә иң кечесе өч айлык кына, — ди Гөлназ.

Мәктәп букчалары
Мәктәп букчалары

Гөлназ үз гаиләсен мохтаҗлар рәтенә кертми. Исламда әгәр гаилә башлыгы сау-сәламәт һәм йортка ризык алып кайта ала икән, алар мохтаҗ саналмый, дигән фикердә.

Социаль яклау бүлеге ничектер ярдәм итәме, дигән сорауга Гөлназ 3-7 яшьлек балага тиешле пособие һәм социаль килешү нигезендә 8 мең сум пособие алуы, әмма Путиннан булган 50 мең сумлык ярдәм аркасында киләчәктә соңгысын бирмәячәкләрен әйтте.

Социаль яклау бүлеге ярдәме "Зәкәт" фонды ярдәме кадәр дә юк

— Безгә Социаль яклау бүлегеннән "Зәкәт" фонды ярдәм иткән кадәр ярдәм дә юк, дөресен әйткәндә. Зәкәт һәр елны безнең балаларга канцелярия тауарлары белән рюкзаклар бирә. Ул безнең өчен бик зур ярдәм. Ярдәменнән бигрәк, "Зәкәт" хезмәткәрләре һәрвакыт зур хөрмәт белән сөйләшә. Социаль яклау бүлегенә барырга да куркып торасың: анда дорфа мөнәсәбәт, кимсетү, ничек тә пособиеларны түләмәскә тырышу. Әле күптән түгел генә 3-7 яшьлек балаларга тиешле пособиены эшләттек. Берничә ел элек биш балалы гаиләләргә социаль килешү дигән програм барлыкка килде. Безне шуның өчен чакырдылар, безнең исемдә булган бөтен милекне, җир, машина, йортларны тикшерделәр һәм кеше башына каралган минималь керем күпмегә тулмый, шуның кадәр акча түли башладылар. Алар аны ничек исәпләгәннәрен дә белмим. Програм эшли генә башлаган чакта аны күп түләделәр инде, 30-40 мең сум пособие алган чаклар да булды. Аннары аның шартларын кырыслаттылар, пособие сумммасы төшеп бетте. Җыеп бетерә алмаслык документлар таләп итә башладылар. Менә хәзер миңа шул социаль килешү програмы буенча аена 8 мең сум түлиләр. 5-6 балалы башка гаиләләргә 30ар мең дә түләнә. Безгә ничектер менә шулай санап чыгардылар. Талашып артыннан йөрмәдек инде. Ярар, Аллаһ күпме язган шул кадәр бирә, дидек. Барган саен аларның авыр сүзләрен ишетмәс өчен без инде социаль килешүдән дә баш тартырга әзер.

Менә хәзер сентябрьдән социаль килешүне яңартырга, документлар җыярга кирәк, миңа әйттеләр, сезгә ул түләү башка булмыйдыр инде, диделәр. Чөнки 5 балага килгән 50 мең сумлык Путин акчасыннан соң ул пособие безгә тиеш тә булмый икән, — дип сөйли Гөлназ.

Казанның Яңа тура һәм Вьетнам базарларындагы бәяләр

Кызларга

  • Форма-күлмәк, сарафан — 2000-2500 сум
  • Ак блузка — 1000-1500 сум
  • Итәк — 700-900 сум
  • Спорт костюмы — 1500-1800 сум
  • Парлы ак бант — 200-250 сум
  • Туфли — 1000-1500 сум
  • Кроссовки — 700-1200 сум
  • Колготки — 300 сум

Малайларга

  • Ак күлмәк — 400-1300 сум
  • Форма комплекты — 1500-3500 сум
  • Спорт костюмы — 1300-2300 сум
  • Туфли — 1000-1500 сум
  • Кроссовки — 800-1500 сум
  • Футболка — 300-500 сум
  • Портфель — 1500-2700 сум

Канцелярия тауарларын сатучылар әйтүенчә, бер баланы мәктәпкә әзерләү өчен ата-аналар уртача 3000-4000 сум сарыф итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG