Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экологлар Русиянең сигез төбәгендә референдумнар үткәрергә җыена


Казан янында чүп яндыру корылмасына каршы митинг (архив фотосы)
Казан янында чүп яндыру корылмасына каршы митинг (архив фотосы)

Әлегә бер генә төбәктә дә моңа рөхсәт бирелмәгән.

"Безгә монда яшисе" ("Нам здесь жить") иҗтимагый экология хәрәкәте Русиянең сигез төбәгендә экология проблемнарына кагылышлы 11 референдум оештырырга җыена. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Активистлар тирә-якны саклаудагы конкрет проблемнарга багышланган референдум уздырырга рөхсәт сорап, җирле сайлау комиссияләренә гаризалар җибәрә. Ләкин әлегә бер генә төбәктә дә моңа рөхсәт бирмәгәннәр.

Хәрәкәт кооординаторларыннан берсе Дмитрий Кочанов фикеренчә, референдумнарның" барысы да яки барысы диярлек" сайлау камияссиясендә яки җирле парламентта "йомылып калачак". Бу хәрәкәтне ул проблемнар хакында искәртүнең бер чарасы дип атый.

Референдумнарның күпчелеге Мәскәү өлкәсе проблемнарына кагыла. Төбәкләрдән Калуга өлкәсендәге чүплек, Татарстанда чүп яндыру корылмасы, Әстерханда газ-химия комплексы төзү мәсьәләсе күтәрелә.

Моннан тыш, Мәскәү активистлары Битцев урманы янында зур торак комплекс төзүгә дә каршы чыга. Волгоградта Идел-Актүбә тугае аша юл төзелеше проектын яңабаштан карарга телиләр, аның җирлегендә табигый парклар һәм тыюлыклар урнашкан. Тугай ЮНЕСКО тарафыннан саклана. Кузбасста әйләнә-тирәне саклау турында канун кабул итү, ә Петербурда – Фин култыгы ярларын яклау турындагы референдумнар үткәрергә җыеналар.

"Безгә монда яшисе" хәрәкәте 2019 елда Коми һәм Архангель өлкәсе активистлары ярдәмендә оештырылды. Алар Шиес станциясенә якын чүп полигонына каршы көрәште. Активистлар белән дистәләгән төбәктән экология оешмалары берләште.

Татарстанда активистлар берничә мәртәбә чүп яндыру заводы турында референдум үткәрергә теләде, ләкин хакимиятләр моңа рөхсәт бирмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG