Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткыннарны газаплауларда гаепләнгән төрмә һәм полиция хезмәткәрләренең 43 проценты шартлы хөкем генә алган


Хокук саклау оешмаларының хөкем ителгән 122 хезмәткәренең 70е колонияләргә җибәрелгән. Алар уртача дүрт елдан аз гына озынрак вакытка хөкем ителгәннәр. Иң кырыс хөкем карары — 14 ел колония.

2000 елдан башлап, сак астына алынганнарны газаплаган өчен җаваплылыкка тартылган 122 хокук саклау оешмасы хезмәткәренең 52сенә шартлы җәза төре биргәннәр. Шул ук вакытта, 50 процент очракта җинаять эше бөтенләй ачылмаган. Бу хакта Газаплауларга каршы комитет чыгышына нигезләнеп РБК язды.

Оешма 2000 елдан алып Русиянең җиде төбәгендә 291 тоткарланучыга карата булган рәхимсез мөгамәлә очракларын теркәгән. Шундый 219 очрак булган. Хокук саклау оешмаларының 122 хезмәткәре хөкем ителгән, аларның 70е колонияләргә җибәрелгән. Уртача дүрт елдан аз гына озынрак вакытка хөкем ителгәннәр. Иң кырыс хөкем карары — 14 ел колония.

Зыян күрүчеләрнең күбесе кыйналган булган. Хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итүчеләрнең 20 проценты – электр тогы белән азаплауларына, 15 проценты җилем таяк белән кыйнауларына зарланган. Комитет теркәгән очраклар арасында гаепләнүчене батырырга, сыра шешәсенең капкачын йоттырырга тырышу, противогаз кигән килеш чүгәләргә һәм басарга мәҗбүр итү, кайнар су белән яндыру, кулдан ясалган дыбада (борынгыда җәзалап үтерә торган корал: анда кеше гәүдәсен тарттырып кадаклый торган булганнар) интектерү дә бар.

Комитет мәгълүматына күрә газаплау турында шикаять килгәч 77 процент очракта Тикшерү комитеты беренчел тикшерү нәтиҗәләре нигезендә үк җинаять эше ачудан баш тарткан. Калган очракларда җинаять эше шундук ачылган. Алары да, гадәттә, газаплаулар аркасында тоткарланучы үлеп, яки сәламәтлегенә авыр зыян килеп, халык арасында шау-шу купкан очраклардан соң гына булган. "Тик бу очракта да эшне тиешенчә тикшерерләр дигән гарантия юк", дип искәртә хокук яклаучылар.

Русиядә соңгы елларда протест чаралары рәхимсез бастырыла, полиция вәкилләренең көч куллану очраклары теркәлә. Моннан тыш, Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләр тикшерү изоляторларында, төрмәләрдә азаплаулар турында даими белдереп килә.

2018 һәм 2019 елда "Новая газета" басмасы Ярославльнең 1-нче колониясендә тоткыннарны кыйнау һәм газаплау видеоязмалары чыгарды. Ул Русиядә зур шау-шу тудырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG