1 сентябрьдән "Аэрофлот" һава ширкәте очкычларында юлчыларга хезмәт күрсәтүчеләр аена 100-150 мең сум хезмәт хакы алачак, дип белдерде оешма җитәкчесе Михаил Полубояринов. Ноябрь аена пилотларның да хезмәт хакын арттырырга җыеналар. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Кышын "Аэрофлот" коронавирус пандемиясендә очышларның азаюы сәбәпле очкыч хезмәткәрләренең һәм очучыларның хезмәт хакын киметкән иде. Август ахырында Шереметьево очучылар һөнәр берлеге җитәкчесе Игорь Дельдюжев "Аэрофлот"ның баш мөдире Михаил Полубояриновка якын вакытта тиешле чаралар күрелмәсә, "Аэрофлот"та очучыларга кытлык булачагын искәртеп хат язды.
"Пилотлар Русиянең яхшырак эш шартлары һәм югарырак хезмәт хакы тәкъдим иткән башка һава ширкәтләренә китә", диелгән иде хатта. Дельдюжов һава ширкәте җитәкчелегеннән очучылар белән очрашып, хезмәт хаклары турында фикер алышуын сорады.
Узган ел пандемия сәбәпле "Аэрофлот" ширкәте җитәкчеләрнең хезмәт хакларын 40 процентка киметкән һәм матбугат чаралары белән реклам килешүләре төзүдән баш тарткан иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!