Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: хакимиятләр сайлауларны күзәтүгә блогерларны җәлеп итәчәк


Кайбер төбәкләрдә аларны сайлауларга журналистлар буларак аккредитацияләргә телиләр.

Русия хакимиятләренә якын оешмалар Русия думасына сайлауларны күзәтүгә блогерларны җәлеп итергә тели. Алар "сайлауларның гадел булуында беркем шикләнмәсен өчен" кешеләргә сайлау бүлгеләрендәге хәлләрне сөйләп барачак. Бу хакта чыганакларына таянып, "Коммерсантъ" яза.

Проектны төбәк хакимиятләре һәм Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре (ЦУР) көйли, алар Кремльнең "Диалог" сәүдәгә корылмаган оешмасына буйсына һәм хакимиятләргә социаль челтәрләр белән эшләүдә ярдәм итә.

Басма "Иҗтимагый күзәтүчеләр-блогерлар. Бердәм тавыш бирү көне – 2021" проектының бурычлары турында да язды. Алар арасында тавыш бирү барышы хакында уңай хәбәрләр җыелмасы оештыру, сайлау процессының үтәкүренмәлеген тәэмин итү, "фейк"ларны юк итү кебек бурычлар бар. Блогер-күзәтүчеләр барлык сайлау бүлгеләренең кимендә өчтән берендә эшләячәк, дип фаразлана.

Кайбер төбәкләрдә әлеге проектка кагылышлы эшне башлап та җибәргәннәр. Әйтик, Новгород өлкәсе сайлау комиссиясендә алданрак 250 блогерның да эшләячәген хәбәр иткәннәр иде.

Күп очракта блогерлар гадәти күзәтүче дәрәҗәсендә булачак һәм канун кушканча, билгеле бер участокларга билгеләнәчәк. Әмма кайбер төбәкләрдә аларны сайлауларга журналистлар буларак аккредитацияләргә телиләр. Мондый очракта блогерлар төрле сайлау бүлгеләренә йөри алачак.

Июльдә Үзәк сайлау комиссиясе сайлау участокларыннан турыдан-туры элемтәләрне бетерде. Сентябрьдә булачак Русия думасына сайлауларда участоклардан туры элемтә видеоларын сайлау комиссияләре, фиркаләр һәм намзәтләр генә күрә алачак. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова сайлаулар барышы белән кызыксынучыларны "диваннан күзәтүчеләр" дип атады, аларның "кызыксынуын канәгатьләндерү өчен" бюджет акчаларын тотарга кирәкми, дип белдерде.

Август аенда Русия юстиция министрлыгы "Голос" сайлаучылар хокукын яклау хәрәкәтен "ят агент" дип тапты. Хәрәкәтнең рәистәше Григорий Мельконьянц бу карарны "сайлауларны күзәткән бәйсез берләшмәгә һөҗүм" дип атады.

31 августтан "Сезнең сайлау" ("Ваш выбор") сайты эшли башлады. Сайт аша бюджет оешмаларында эшләүчеләр үзләрен тавыш бирергә мәҗбүр итүләре турында аноним рәвештә хәбәр итә алачак. Белгечләр шурасына сәясәт белгечләре Екатерина Шульман һәм Александр Кынев, "Голос" ( Русиядә "ят агент исемлегенә кертелгән) хәрәкәте рәистәше Григорий Мельконьянц, "Справочник наблюдателя" порталы баш мөхәррире һәм юрист Станислав Рачинский һәм башкалар кергән.

Русиядә Русия думасына сайлаулар өч көн буе – 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Моннан тыш, 39 төбәктә җирле парламент депутатлары, 9 төбәктә - губернаторлар, 11 төбәк үзәгендә шәһәр башлыклары сайланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG