Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү татарларын татар мәктәбенә китерү кыен"


Роза Шакирова-Хәбибуллина

Мәскәүдәге Муса Җәлил исемен йөртүче 1186нчы мәктәп быел егерме бишенче уку елын башлады. Уку елы башланыр алдыннан Азатлык хәбәрчесе Русия башкаласындагы бердәнбер татар мәктәбендә булып кайтты.

Яңа уку елы башында эшләре бик тыгыз булуга карамастан, мәктәп мөдире Роза Шакирова-Хәбибуллина татар мәктәбенең бүгенге хәле турындагы сорауларга җавап бирергә вакыт тапты.

Роза ханым, сезнең мәктәптә ничә бала укый?

— Узган уку елында 582 бала иде, бу уку елында 553 бала була. Быел тугызынчы сыйныфтан кайбер укучылар көллиятләргә китте – хәзерге балалар мөстәкыйльрәк була бара, без бит әле профориентация дә уздырабыз, балалар мәктәптә уку чорында ук көллиятләрдә белем алалар яисә безгә көллиятләрдән килеп укыталар. Без хәтта укучыларга төрле һөнәрләр буенча таныклыклар бирәбез – алар мәктәптә шоферлыкка, химик анализ лаборанты, сәркатип, әйдәман кебек һөнәрләргә таныклык алып чыга.

Яңа уку елында шул ике тугызынчы сыйныфтан мәктәптә калган балалардан бер унынчы сыйныф җыйдык. Безнең мәктәп 550 балага каралган, бездә бераз күбрәк иде, шуңа күрә быел беренче сыйныфка ике генә класс, барлыгы 50 бала алдык.

Сездә кемнәр укыта? Укытучылар составы ниндирәк?

— Укытучылар төрле милләттән, татар телле укытучылар күбрәк. Мәктәпкә күбрәк татарларны кабул итәргә тырышам.

Мәскәү татар мәктәбе
Мәскәү татар мәктәбе

— Татар теле укытучылары ничәү?

— Берәү. Татар теле сәгатьләре әз булганга, безгә бер укытучы – Ләлә Сәетова җитә. Алыштыргысыз, тәҗрибәле укытучы ул. Быел Казанда Татарстанның мәгариф министрлыгы мактау кәгазе белән бүләкләнде. Шул ук вакытта башлангыч мәктәптә һәрбер укытучы татарча белә. Бала белән татарча сөйләшергә кирәк булса, безнең укытучылар барысы да диярлек татарча сөйләшәләр.

Cез мөдир булып килгәндә татар балалары 50% иде, хәзер ничек?

Татарлар нишләптер башка мәктәпләрне сайлый, Азия балалары белән укыйсылары килми

— Мин килгәндә 50% юк иде инде, 30% иде. Төрле милләтләр, урыслар күп иде. Хәзер татарлар 25%ка калып бара. Быелгы беренче сыйныфтагы илле баланың унбере - татар баласы. Татарлар хәзер нишләптер башка мәктәпләрне сайлыйлар, Азия балалары белән укыйсылары килми. Башлангыч мәктәпне тәмамлыйлар да, башка мәктәпне сайларга тотыналар. Бездә зур комплекслардагы кебек заманча җиһазлар юк, супер IT-техника юк, бәлки аларга шул кирәктер. Мин аңламыйм, әмма безнең хәзерге татарларда, кызганыч, ниндидер патриотлык хисе юк инде. Азия балалары белән укырга кимсенәләр, менә шундый туып килүче шовинизм бар.

Башка милләт ата-аналарының "минем баламны шул телдә укытыгыз" дип гариза кертеп биргән очраклар бармы?

— Андый очраклар юк, ата-аналар нинди мәктәпкә килгәнен белеп килә, татар теленнән башка телләрне карамыйлар да. Без әле кайвакытта рус телен белми килгән балаларны беренче сыйныфта рус телен өйрәнсен өчен "туган тел – рус теле" төркеменә җибәрәбез, чөнки алар дәрестә укытучының ни сөйләгәнен аңламый.

Мигрант балалары күп дидегез, ә алар арасында махсус сезнең мәктәпкә эләгү өчен мәктәпкә якынрак күчеп килүчеләр бармы?

— Татарлардан, мәсәлән, Рушан хәзрәт Әббасов махсус килде, мәктәп янында фатир сатып алды. Фатих хәзрәт Хуҗин гаиләсенең дүрт баласы бездә укый, алар да Люблинога махсус күчеп килде. Барысы да шартлатып татарча сөйләшәләр. Менә Отрадныйдан Сабитовлар гаиләсе өч балага гариза бирде, алар күчеп килергә җыена. Нәкъ менә татар мәктәбе булганга, монда тәрбия икенче төрле булганга, балаларын махсус безнең мәктәпкә китерүче мөселман гаиләләре бар. Алар күбесе ялланган фатирда яшиләр бит, монда фатир яллыйлар. "Мин баланы мәктәпкә җәяү илтерлек якынлыкта торырга телим" диючеләр бар.

Мәскәү татар мәктәбе
Мәскәү татар мәктәбе

Тәрбия дигәннән, мәктәптә дин дәресләре укытыламы?

Мөселман гаиләсенең ислам модулен сайлавын аңламыйм

— Дин дәресләре юк, әхлак дәресләре курсларының модульләре бар. "Основы религиозной культуры и светской этики" дигән курс. Бу дүртенче сыйныфта бер генә ел укытыла. Этика, дөнья диннәре, ислам, буддизм, православие дигән модульләрдән исламны сайлыйлар – мин үзем мөселман гаиләсенең ислам модулен сайлавын аңламыйм, чөнки алар болай да мөселман гаиләсеннән, исламны болай да беләләр. Бу модуль исламны белмәгән кешеләр өчен ислам динен аңлата – ислам ничек барлыкка килгән, нинди пәйгамбәрләр булган, мөселманнар нинди кануннар буенча яшиләр. Миңа калса, диннәр тарихын, исламны башка диннәр белән чагыштырып өйрәнергә кирәк. Ислам соңгы дин бит инде, аңа кадәр Авраам дине ничек башланган, буддизм ничек барлыкка килгән, православие. Шул күзлектән генә булса да исламның урынын белергә кирәк. Мәсәлән шул ук Рушан хәзрәтнең балалары "Дөнья дини мәдәниятенең нигезләре"нә язылалар, дөньякүләм дини мәдәният үсешен өйрәнәләр.

Мәктәп каршында балалар бакчасы ачу планы бар иде, ул ачылмадымы?

— Бар иде. 2015 елда безнең мәктәп конкурста җиңгән иде – Люблино районында, Цимлянская урамында яңа торак комплексы ачылырга тиеш. Төзелеп бетте инде ул, бакча бинасы да төзелеп бетте. Әмма бүгенге көнгә кадәр балалар бакчасының кемгә биреләчәге билгеле түгел. Кемгә мөрәҗәгать итеп карасам да, ул бакчаның кем юрисдикциясенә кергәнен мәгариф департаменты да, район хакимияте дә белми. Аның төзүчесе алмашынды, ул вакытта "Нортон" иде, хәзер ПИК. ПИК күбесенчә мәктәпләрне шәхси структураларга сата икән, шулай булырга мөмкин дип аңлыйм. Чөнки әгәр хөкүмәткә, Мәскәү хөкүмәтенә бирсәләр, күптән безгә килер иде инде. Әмма департамент белә, "без конкурста җиңдек, бу бина безнеке булырга тиеш" дип исләренә төшердем, "без моны контрольдә тотарбыз" диделәр. Префектура идарәсе башлыгы Алексей Бирюков белән очрашуда да бу сорауны күтәрәчәкмен.

Роза Шакирова-Хәбибуллина
Роза Шакирова-Хәбибуллина

Ул балалар бакчасы безгә бик кирәк, чөнки үз контингентны тәрбияләргә кирәк. Хәзер бит бакча-мәктәп комплексларында бакчадан туры мәктәпкә күчәләр, бакча мәктәп карамагында, димәк, ул бакчага йөргән балалар безнең мәктәптә тәрбияләнүче була, ул бакчага йөргән балалар автоматик рәвештә безгә килер иде. Мәктәпкә әзер булмаган балаларны кабул итү түгел инде бу. Хәзер бит рус телен аңламый торган балалар да килә – бөтен документлары да тәртиптә булса, порталда гаризаларны дөрес тутырсалар, безнең мәктәптә урын булса, безнең аларны кире борырга хокукыбыз юк, алмыйча булдыра алмыйбыз.

Балалар бакчасы безгә бик кирәк, чөнки үз контингентны тәрбияләргә кирәк

Заманында Лемма ханым да (Лемма Гыйрфанова – 1186нчы мәктәпнең элекке мөдире - ред.) "мин әзрәк бала алыр идем", дип әйтә иде, ләкин әзрәк бала булса, контингент кечкенә булса, укытучыларга түләргә акча җитмәячәк. Чөнки мәктәпнең бюджеты хәзер тулысынча балалар санына бәйле. Бала белән мәктәпкә акча килә, бер бала килә икән, тагын 120 мең килде дигән сүз. Укытучылар санын киметеп булмый, укыту програмындагы фәннәр санын киметеп булмый бит. Мәскәүдә хәзер укытучының хезмәт хакының уртача мәҗбүри минимумы 80 мең – укытучының хезмәт хакы шуннан да ким булырга тиеш түгел. Бу хезмәт хакы төбәкләрдәге белгечләрне дә җәлеп итә, "эш юкмы?" дип безгә дә мөрәҗәгать итәләр.

Укытучыларыгызның уртача хезмәт хаклары күпме, башка мәктәпләр белән чагыштырганда күбрәкме, азракмы?

— Уртачасы, түгәрәкләр белән, 100 мең тирәсе. Безнең мәктәптә иң югары хезмәт хакы – 128 мең. Шуннан артык түләргә хакыбыз юк, чөнки мәктәпләр рейтингында урыныбыз бар – безнең мәктәп кебекләр хәзер бик аз санда, безнең кебек бер генә биналы мәктәпләр Мәскәүдә өч-дүрт кенә калды, шуңа карап, контингент санына карап, хезмәт хакы кебек параметрлар матрица аша билгеләнә.

Мәктәпнең бу бакчаны да алып барырлык ресурслары бармы соң?

— Балалар бакчасын алып эшли башларлык куәтебез бар, тәрбиячеләр дә бар. Балалар бакчасы мөдире булып эшләгән укытучыларыбыз, сәнгать җитәкчеләре бар.

Мәктәптәге Каюм Насыйри институты үзәге эшлиме?

— Эшли ул, ләкин соңгы вакытта пандемия чорында читтән килгәннәр мәктәпкә керә алмадылар, онлайн эшләделәр. Анда төрле яшьтәге шәһәр халкы татар телен өйрәнә. Нигездә татарлар йөри, бер француз кешесе бар иде бугай. Хәтта язучы-шагыйрьләргә багышланган флешмоблар уздырсак, алар да катнаша, шигырьләр, әсәрләр укыйлар.

Мәскәү татар мәктәбе
Мәскәү татар мәктәбе

Татарстаннан ярдәм бармы, республика белән эшләү җитәрлекме?

— Матди ярдәмне атарга кирәк – Татарстан президенты безнең мәктәпкә ике сыйныфлык лингафон кабинеты, тавыш көчәйтүче җиһазлар бүләк итте. Татарстаннан дәреслекләр килеп тора, методик ярдәм бар. Безнең укытучылар Татарстанга семинарларга йөри, безнең балалар ел саен җәйге тел аланнарына бара – Актаныш, Яшел үзән, Казан артындагы татар телле җәйге аланнарга баралар. Балаларыбыз ел саен татар теле олимпиадасында катнаша, Аллаһка шөкер, һәр ел саен призлы урыннар алып кайталар, конференцияләрдә катнашалар. Менә шундый ярдәм безгә килеп тора, теләктәшлекне һәрвакыт сизеп торабыз.

Бу җитәрлек ярдәмме?

Моннан артык була алмас дип уйлыйм. Без бит татар теле укытучыларына хезмәт хакларын түләргә дип Татарстаннан акча сорый алмыйбыз. Аңа мәктәп бюджеты җитә – татар теле башлангычта атнасына бер дәрес кенә. Беренче-дүртенче сыйныфларда татар теле мәҗбүри програмга кергән. Русиядәге һәрбер халыкның үз туган телен уку хокукы булуын истә тотып, без татар телен туган тел буларак укытабыз.

Татар теле – бер, уку дәресе – бер дәрес дигән сүзме бу?

Үзебезнең татарлар арасында да татар теле дәресләрен арттырыгыз дип килгән кеше юк

— Икесен бергә бирәбез. Башлангыч сыйныфтан башка татар әдәбиятын өйрәнергә теләгәннәргә әдәбият түгәрәге ачабыз. Җыр дәресләрендә татарча җырлар өйрәтәбез, хорда татар теле җырларын өйрәнәбез. Татар музеенда татарча спектакльләр куябыз. Балалар татар теленә күнегәләр: кичәләр алып баралар, татарча чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар. Әмма "Мине татар теле түгәрәгенә яздырыгыз әле", өстәмә вакытын татар теленә багышларга теләгән кешеләр юк. Өйрәтергә теләгән кеше баласын гаиләсендә генә өйрәтә – өйдә татарча сөйләшә, бала да татарча сөйләшә. Өйдә сөйләшмәгәч, бала мәктәптә генә татар телен үзләштерә алмый, кызганычка каршы. Өйдә булмагач, мәктәптә генә булмый – атна саен ике сәгать булса да, нинди дәрәҗәдә инглиз телен белә, шул дәрәҗәдә генә татар телен белергә мөмкин ул, аны сөйләмдә ирекле куллана алмый. Үзебезнең татарлар арасында да "миңа татар теле кирәк" дип, "татар теле дәресләрен арттырыгыз" дип килгән кеше юк. Киресенчә, "зачем моему ребенку татарский язык, лучше дайте ему математику" дип кычкырган татарларыбыз бар.

Сездә музейлар күп, барысы ничә музей?

— Дүрт музей бездә. Балалар саны артса дип, хәзер бер музейны рекреациягә чыгардык – мәктәп тарихы музееның стенд һәм экспонатларын коридорда күбрәк кеше күрә ала. Мәктәптә булдырылган беренче музей беренче катта урнашкан – татар мәдәнияте һәм көнкүреше музее, иң зурысы дип атыйбыз. "Күзләү легендалары" музее ачылды – безнең мәктәптә күзләүче Бибииран Алимова һәм Шамил Хәмзиннар гаиләсе тормышына, биографиясенә нигезләнгән музей эшләп киткән. Музей мөдире Дамир Еникеев Исхак Әхмәров һәм Ибраһим Аганиннар турында мәгълүматлар җыеп, аннары башка совет күзләүчеләре биографияләрен өйрәнә башладылар – балалар бик кызыксынып, яратып йөри торган музей. Әлеге вакытта ул музейны дүртенче каттан икенчегә күчереп йөргән вакыт.

Роза Шакирова-Хәбибуллина
Роза Шакирова-Хәбибуллина

Бездә тагын дөнья мәдәниятләре галереясы бар. Ул да зур залда, анда бөтен дөнья халыкларының мәдәнияте, тарихы белән таныштыра торган мәдәни ядкәрләр бар, ул да бик кызыклы. Күп кенә чаралар шунда уздырыла. Мәсәлән, күпмилләтле мәктәп булгач, төрле милләтара чаралар шунда уза. Милли кухня көне, милли бию көне, милли музыка көне, милли әдәбият көннәре уздырабыз. Шунда ук шәҗәрәләр конкурсы узды. Мәскәүдәге татар морзалары мәҗлесе җитәкчесе татар морзалары, рус дворяннарын китерә иде, алар белән кызыклы очрашулар узды, быел биредә үк Ринат Абянов белән Марат Сәфәровның "Касыйм ханлыгы күләгәләре" китабы тәкъдим ителде.

Татарстан ярдәме турында сорауга тагын бер җавап – Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин узган елда балалар белән очрашуга Русия геройлары булган татар очучыларын алып килгән иде. Табигый, безнең балалар татар яшьләре белән күрешеп, аралашып тора,"Мәскәү-Татарстан" күперендә катнашалар, очучы Дамир Йосыпов белән күрешергә барганнар иде. Төбәкләр белән дә без элемтәдә – 2011 елда Муса Җәлилгә багышланган төбәкара конкурс оештыра башлаган идек, ул "Батырлык гасырларда калачак" дип атала, анда ел саен 7-8 төбәк катнаша, балалар Төмәннән үк киләләр. Соңгы ике елда ул онлайн узды. Аннары безнең Муса Җәлилгә багышланган төбәкара билбау көрәше турниры бар. Анда да төрле төбәкләрдән килеп катнашалар. Мәскәүдәге билбау көрәше федерациясе белән элемтәдә без, алар безгә ярдәм итә, төбәкләрдәге татарча көрәш белән шөгыльләнүче мәктәп яшендәге балаларга хәбәр җибәрә.

Мәктәптә барысы ничә түгәрәк эшли, татарчалары бармы?

— Илле ике түгәрәк. Татарчалары – хореография, "Балкыш" эстрада җыр төркеме бар – Илфат Миңнегалиев алып бара. "Моң" хоры татарча да, русча да җырлый, быел май аенда Әсәдуллаев йортында бик матур чыгыш ясадылар, иң истә калган чыгышлары Тукай шигырьләренә язган Динә Гарипованың "Күңел" җыры иде. Ул хорда да төрле милләт балалары – татарлар да, урыслар да, кыргызлар да.

Мәскәү татар мәктәбе
Мәскәү татар мәктәбе

Башкортлар бармы укучылар арасында?

— Өч бала бар, бер гаиләдән. Назыйровлар гаиләсеннән өч башкорт баласы – Фәнил, Лина һәм Динә. Әниләре беларус, әтиләре башкорт, – балалар үзләрен башкорт дип саный. Кызганыч, башкортча сөйләшмиләр. Әмма милләтара мәдәни фестивальләр вакытында Фәнил башкорт баш киеме, камзолы киеп, Башкортстан турында сөйли.

Укучыларның күпмесе югары уку йортларына керә?

— Өченче ел 97% керде. Бик көчле чыгарылыш иде, егерме тугыз баланың җидесе мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады. Шуларның берсе генә көллияткә керде, калганнары – югары уку йортларына. Былтыр унөч бала чыкты, унөче дә вузга керде. Быелгылары билгесез, бары алты стоматолог икәнен генә беләм, барысы да бюджетка кергән.

БДИларны ничек тапшыралар?

— БДИларны чагыштырмача яхшы тапшырдылар. Ләкин бу дистанцион укыту уку сыйфатына бик нык аяк чалды – балалар ялкаулана, уку дисциплинасы аксый башлады. Шуңа күрә быел имтиханнарны авыр бирделәр, әмма начар билгегә бирүчеләр булмады.

Йөз баллылар бармы?

— Юк. Туксан биш, туксан сигез баллга биргәннәр бар, йөз баллылар булмады.

Роза ханым, өстәмә акча булса, нәрсәгә тотар идегез?

— Өстәмә акча булсамы… Ой, шулхәтле күп ертык-тишек!..

Мәктәп ишегалдында Муса Җәлил һәйкәле
Мәктәп ишегалдында Муса Җәлил һәйкәле

Иң беренче кая тотар идегез – мәсәлән, яңа һәйкәл куяр идегезме, яңа кондиционер куяр идегезме?

— Кондиционерлар кирәк инде ул, анысын ничек тә мәктәп акчасына алырга тырышыр идем. Мин, мәсәлән, өстәмә акча булса, биология дәресләренә "Пирогов" интерактив өстәлен алыр идем. Шуннан соң балалар турыдан-туры теләгән медицина уку йортына керә алырлар иде. Менә шундый интерактив өстәлләр, панельләр алыр идем. Хәзер бит Мәскәүдә зур шәһәр проекты бар – Мәскәү электрон мәктәбе (МЭШ). Бөтен Мәскәү мәктәпләре шунда эшли. Ә безнең нибары унбер генә панель. Интерактив такталар бар инде ул, әмма шундый панельләр җитми.

Роза ханым, татар балалары егерме биш процент кына дидегез, бу санны арттырыр өчен нишләргә кирәк, кемнән тора бу?

— Миңа калса, пропагандадан тора ул.

Ниндирәк булырга тиеш ул пропаганда?

Татарча укырга теләгән аз санлы балаларны гына алып, татарча укытып, татарча тәрбия эшләр идем

— Ата-аналар арасында, җирле халык арасында. Бу минем уйларым гына инде – мөмкинлегем булса, татарча укырга теләгән аз санлы балаларны гына алып, татарча укытып, татарча тәрбия эшләр идем. Хөкүмәт мәктәбендә татар телен кирәксенмәгән кешеләрне җыеп, татар теленә бөтенләй битараф кешеләр белән эшләргә туры килә. Ә менә хосусый мәктәпне ачып булса, татарча бик сыйфатлы гына белем биреп, мотивацияле балаларны гына укытыр идем.

Ягъни меценатлар кирәк?

— Әйе. Хосусый мәктәпләр шәһәр мәктәбе биналарын сатып алалар, хәзер шәхси мәктәпләргә ихтыяҗ аеруча зур.

Мәскәү татарларын монда китерер өчен, татар мәктәбен сайласыннар өчен ни җитми?

— Районы куркыта. Татарларны монда китерергә кыен. Территориаль яктан да ерак, районда торак кыйбат булса да, район престижлы саналмый, чөнки биредә мигрантлар күп.

* * *

Роза ханым белән саубуллашып чыгып барганда мөдирнең социальләшү, тәрбия һәм балалар иминлеге урынбасары Булат Гарифуллин очрады. Булат әфәнде 2015 елдан бирле әлеге мәктәптә инглиз теле укыта, татарча да яхшы сөйләшә.

Булат Гарифуллин
Булат Гарифуллин

— Инглиз телен өйрәткәндә, балаларны кызыксындыру өчен заманча кушымталар кулланабыз, инглиз телендә видеолар карыйбыз, алар турында сөйләшәбез. Үзем Татарстаннан, Казан шәһәреннән. Мәскәүгә магистратурага кердем, шуннан Мәскәүдәге бу мәктәпкә эшкә барырга карар иттем.

Мәктәпкә якынрак булыр өчен фатирын алыштырып, Мәскәүнең бу районына күчеп урнашучы гаиләләрнең берсе – Мәскәү өлкәсе диния назәрәте рәисе Рушан Аббясов гаиләсе. Рушан хәзрәт Азатлыкка быел өченче баласының бу мәктәпкә барачагын хәбәр итте:

— Минем өчен мәктәп үзенең рухы белән дә, эчтәлеге белән дә бик якын. Мин мәктәп ачылган чорда анда эшли генә башлаган идем, ул вакытта мәктәп иске балалар бакчасы бинасында урнашкан иде. Балаларны кая урнаштырырга дигән сорау тугач, без хатыным белән үзебезнең татар мәктәбен сайладык. Зур улыбыз – унынчыга, кызыбыз – сигезенчегә, иң кече балабыз беренчегә бара, кечесенең быел менә яңа тормыш этабы башлана. Аллага шөкер, өч балабыз да татар мәктәбендә укыячак.

Рушан Аббясов
Рушан Аббясов

Мәктәптә бик уңайлы атмосфера. Халыкта татар мәктәбе дип аталса да, ул күп милләтле, дөньяви мәктәп. Хәзерге көндә безнең балаларның татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, фольклорын, милли көрәш төрләрен өйрәнү мөмкинлеге бар. Милли мәдәнияткә, традицияләргә тарту, минемчә, бик мөһим, чөнки мегаполис шартларында бу миллилек югала. Әлбәттә, монда күбесе гаиләдән, өйдән тора, ата-аналар күп көч куярга тиеш, шулай да күпчелек дөнья мәшәкате белән мәшгуль, мондый тәрбиягә вакыты аз кала. Ә безнең мәктәп нәкъ менә шуны бирә. Мин генә түгел, минем хезмәттәшләрем – кайбер имамнар да, минем күп кенә танышларым да балаларын әлеге мәктәпкә бирә.

Монда яхшы укытучылар, профессионаллар җыелган. Мине дә мәктәпнең идарә шурасы итеп сайладылар. Без даими очрашулар, җыелышлар уздырабыз, мәктәпнең тормышын яхшырту турында фикер алышабыз. Яңа уку елы алдыннан мәктәптә ремонт ясалды, рәхәт мохит булдырылды, милли колорит та бар, бу мәктәпкә килгән башка милләт вәкилләренә дә ошый. Мәктәп милләтара, динара күршелекнең кызыклы моделе булып тора, милли фестивальләрдә төрле халыкларның мәдәнияте турында сөйләнелә. Түгәрәкләр дә җитәрлек, бүгенге көндә безгә монда барысы да ошый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG