Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Apple һәм Google кибетләрендәге "Навальный" әсбапларын "сайлауларга тыкшыну" дип атады


Күзәтчелек оешмасы әсбапларны бетерүне таләп итте, баш тарткан очракта, оешмаларга күп миллионлык штраф биреләчәге турында кисәтте.

Роскомнадзор янәдән "Apple" һәм "Google" кибетләреннән Коррупциягә каршы көрәш фондының* әсбапларын бетерүне таләп итте. Әгәр баш тартсалар, бу - Русия сайлауларына тыкшыну буларак саналачак дип янады һәм оешмаларга күп миллионлык штраф биреләчәге турында кисәтте.

Нинди әсбап турында сүз баруы төгәл генә әйтелмәгән. Шулай да, Роскомнадзор "Навальный" програмы белән канәгать түгел, дип яза басма. Бу әсбапта оппозиционер тарафдарлары Русия думасына булачак сайлауларда кемгә тавыш бирәсе хакында күрсәтмәләр алырга тиеш. Әсбап Коррупциягә каршы көрәш фонды* белән формаль яктан бәйле түгел, диелә хәбәрдә.

19 августта күзәтчелек оешмасы әсбапны бетерүне таләп иткән иде инде. Ул вакытта "Навальный" "экстремистик оешманың эшчәнлеген дәвам итү өчен" кулланыла, дип белдерделәр. Хакимиятләр әсбапның Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле булуына дәлилләр китермәде.

2 сентябрьдә "Apple" белән "Google"га кабат штрафлар белән янадылар. Моннан тыш күзәтчелек оешмасы, канунда җинаять җаваплылыгы каралган булу сәбәпле, әсбапка ярдәм итүне "тыелган экстремистик оешмаларга булышу" дип танырга мөмкин булуына ишарәләде.

26 июльдә Роскомнадзор Русиядәге оппозиционер һәм аның тарафдарлары белән бәйле 50гә якын сайтны томалады.

Күзәтчелек оешмасы социаль челтәрләрдән Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салучыларның сәхифәләрен бетерүне таләп итә. Шулай да, аларның сәхифәләре Youtube, Facebook һәм Twitterда элеккегечә кала бирә.

* Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия хакимиятләре тарафыннан "ят агент", экстремистик оешма дип табылды һәм тыелды. Оешма эшчәнлеге туктатылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG