Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аэрофлот" вакцинадан баш тарткан пилотларны эштән читләштергән


Алты пилотны хезмәт хакларын сакламый гына ялга җибәргәннәр. Мондый күренеш Русиянең башка бер һава ширкәтендә дә юк диелә.

"Аэрофлот" COVID-19га каршы прививка ясатудан баш тарткан алты пилотны эштән читләштергән һәм хезмәт хакларын сакламый гына ялга җибәргән. Бу хакта РБКга һава ширкәте вәкиле Михаил Демин хәбәр иткән. Шул ук вакытта Демин "Аэрофлот"та хәзерге вакытта ике меңнән артык очучының эшләвен белдергән.

6 сентябрьдә Шереметьево очучылар һөнәр берлеге "эш бирүчене мондый чаралар кулланырга беркем мәҗбүр итмәсә дә", "Аэрофлот"тан вакцина кадатмаган пилотларның читләштерелә башлавын хәбәр итте. Очучылар Һөнәр берлеге җитәкчесе Игорь Дельдюжев РБКга оешмага унга якын очучының мөрәҗәгать итүен сөйләгән. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында очкыч командирлары белән беррәттән икенче пилотлар да булган. Аларны эштән 16 августтан читләштерә башлаганнар, бу хактагы боерыклар 30 августта чыккан.

Һөнәр берлегендә вакцина ясатмаган пилотларны очудан читләштерүне дискриминация дип атыйлар. Чөнки һава ширкәтенең башка бүлекчәләре хезмәткәрләре вакцина кадатмаса да, эшләүләрен дәвам итә.

Дельдюжовның "Аэрофлот" баш мөдире Михаил Полубояринга язган хатында әйтелгәнчә, һава ширкәтендә эшләүчеләрнең 60 процентының вакциналануы кирәк булган, әмма вакцинаны хезмәткәрләрнең 84 проценты кадаткан.

"Моңа охшаш эштән читләштерү очраклары Русиянең башка бер һава ширкәтендә дә юк. Хезмәткәрләргә карата мондый чаралар куллану социаль киеренкелек тудыра һәм аларны эштән китәргә мәҗбүр итә", дип кисәткән очучылар һөнәр берлеге "Аэрофлот" баш мөдирен. Һава ширкәте җитәкчелегеннән читләштерү турындагы боерыкларны кире кагуын да сораганнар.

Август ахырында Шереметьев очучылар һөнәр берлеге "Аэрофлот" җитәкчелегенә пилотларның эш шартлары һәм хезмәт хаклары белән канәгать булмавы сәбәпле башка һава ширкәтләренә китүен хәбәр итте һәм моның якын арада "Аэрофлот"та тәҗрибәле очучыларга кытлык китереп чыгарачагы турында кисәтте.

Түбән хезмәт хаклары һәм җитәкчелек тарафыннан начар мөнәсәбәт булганга һава ширкәтеннән очкычларда юлчыларга хезмәт күрсәтүчеләрнең дә күпләп китүе турында матбугат чаралары да язды.

31 августта "Аэрофлот"ның баш мөдире Михаил Полубояринов 1 сентябрьдән һава ширкәте очкычларында юлчыларга хезмәт күрсәтүчеләр аена 100-150 мең сум хезмәт хакы алачак дип белдерде. Ноябрь аена пилотларның да хезмәт хакын арттырырга җыенуларын хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG