Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре көннәрендә җанисәп турында сөйләшәчәкләр 


Омскидан татар яшьләре, архив фотосы
Омскидан татар яшьләре, архив фотосы

Быел җыенга чит илдән татар яшьләре чакырылмаган.

14 сентябрьдә башланачак Татар яшьләре көннәрендә җанисәп мәсьәлә төп темаларның берсе булачак. Бу хакта 7 сентябрьдә "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Ибләминова "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

"Җанисәп темасы алда тора торган иң мөһим темаларның берсе булып тора. Безнең белән тарихчылар, лекторлар остаханәләрдә төрле юнәлештә эшләячәк. Җанисәп мәсьәләсе програмда берничә көн дәвамында каралган. Этнотарихка кагылып үтү, шуңа бәйле рәвештә җанисәп темасына керү, җанисәп механизмнары, аны ничек онлайн узып булуы турында аңлату булачак", диде ул.

Аның сүзләренчә, татар яшьләре алдында тарихчы Фаяз Хуҗин, сәясәт белгече Руслан Айсин чыгыш ясаячак.


Пандемия сәбәпле, яшьләрне "Волга" аланы базасыннан читкә чыгармаячаклар. Һәр катнашучы алдан коронавируска тест яки вакцина ясату белешмәсен күрсәтергә тиеш булачак. Шулай ук быел җыенга чит илдән катнашучылар чакырылмаган.

"Боларын да кыенлыклар белән китердек. Пандемия бетсен инде. Без чит ил татар яшьләрен чакырырга һәрвакытта да әзер. Бу җыен дөнья татар яшьләре көннәре дип башланган иде. Бу вазгыятьтә читтән китерә алмыйбыз. Дөньялар бераз яхшыргач чакыру эшләренә әзербез", диде федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Илдар Гыйлметдинов.

Дөнья татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә үтәчәк. Быел ул 31нче тапкыр уза. Җыенда Русиянең 30 төбәгеннән барлыгы 180 яшь буын вәкиле катнашачак. Татар яшьләре көннәренә Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Әстерхан, Иваново, Пермь, Новосибирски, Түбән Новгород, Коми, Волгоград, Калининград өлкәләреннән яшьләр килер дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG