Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны тотрыклы дәрәҗәгә чыккан


Әмма төрле төбәкләрдә вазгыять төрле. Төньяк һәм Көньяк Америкада авыру йоктыручылар да, үлүчеләр дә арта, Европада – коронавирус йоктыручылар саны әзәя, әмма үлүчеләр күбәя, ә Африкада бу ике сан да кимүгә таба бара.

Дөньяда коронавирус белән авыручылар саны тотрыклы дәрәҗәгә чыккан, шулай да төрле төбәкләрдә вазгыять төрлечә һәм бу борчу уята. Бу хакта 7 сентябрьдә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгече Мария ван Керкхове белдерде.

"Без тотрыклылыкка ирештек, шулай да ул әле шактый югары дәрәҗәдә саклана. Соңгы вакытта һәр көн коронавирус йоктыруның 4,4-4,5 миллион очрагы ачыклана һәм 67-68 мең үлем очрагы теркәлә. Әмма төрле төбәкләрдә төрле вазгыять күзәтелә", дип белдергән Керкхове.

Белгеч сүзләренчә, Төньяк һәм Көньяк Америкада авыру йоктыручылар да, үлүчеләр дә арта, Европада коронавирус йоктыручылар саны әзәя, әмма үлүчеләр күбәя, ә Африкада бу ике сан да кимүгә таба бара.

"Вазгыять борчу уята. Аеруча, көрәшергә коралларыбыз булса да, пандемиянең 20 ай буе дәвам итүен исәпкә алганда", дигән Керкхове.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәлләр програмы җитәкчесе Майкл Райан да борчылуын белдергән. "Без теләнмәгән вазгыятькә кабат әйләнеп кайтабыз. Кайбер илләрдә вакциналау дәрәҗәсе югары булса да, авыручылар саны да арта", дигән ул. Белгеч фикеренчә, бу вирусның элеккегечә көчле булуын күрсәтә.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә соңгы көнндәрдә тәүлегә 17-18 мең кеше коронавирус йоктыра. Үлүчеләр саны көненә 790-800 тирәсе. Барлыгы әлеге авырудан 188 785 кеше үлгән.

Татарстанда, рәсмиләр белдергәнчә, коронавирус корбаннарының рәсми саны 698гә җитте. Көн саен якынча 47-50 кеше коронавирус йоктыра дип бирелә.

Башкортстанда саннар югары булып кала бирә. Анда көндәлек якынча 300 кешедә коронавирус ачыклана, 15ләп кеше әлеге авырудан үлә. Пандемия башыннан республикада COVID-19дан үлүчеләр саны 1218гә җитте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG