Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда барлык урман янгыннары сүндерелгән


Баймак районында янгын вакыты
Баймак районында янгын вакыты

Апрель уртасыннан алып ут төбәкнең 14 мең гектар урманы аша үткән. Республиканың Бүздәк районында әле дә иң көчле – бишенче класслы янгын куркынычы саклана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе барлык урман янгыннарының сүндереп бетерелүен хәбәр итте. Узган тәүлекләрдә Белорет һәм Баймак районнарындагы гомуми мәйданы 1,5 мең гектар булган ике янгын сүндерелгән дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте. Межгорье ябык шәһәре янындагы янгын 23 августта, Ишмөхәмәт авылы янындагысы 3 сентябрьдә башланган иде.

Узган тәүлекләрдә республикада яңа янгыннар чыгуы теркәлмәгән. Булганнары сүндерелгән. Соңгы көннәрдә Башкортстанда яңгырлы һава торышы күзәтелә. Ләкин шул ук вакытта республиканың кайбер өлешләрендә төрле янгын куркынычы саклана, иң көчлесе – бишенче класслысы Бүздәк районында.

Башкортстанда беренче урман янгыннары апрель урталарында ук теркәлә башлады. Шул вакыттан алып, ут төбәкнең 14 мең гектар урманы аша үтте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлыгы 445 янгын чыганагын теркәгән, бу узган ел белән чагыштырганда 314кә күбрәк.

Узган елның июлендә Башкортстанның табигый тыюлыгында 2 мең һектардан артык урман янып көл булган иде.

Урман хуҗалыгы министрлыгы бөтен республика буйлап 17 мең һектар урман яна, мондый зурлыктагы каза республикада 2010 елда гына булган иде дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG