Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каллиграф Әлфия Исхакова: "Кирилл әлифбасы татар рухын биреп бетерә алмый"


Кирилл язуы татар теленең бөтен авазларын да биреп бетерми дип саный рәссам-каллиграф.

14 сентябрьдә Казан Кирмәненең "Хәзинә" күргәзмәләр үзәгендә "Шамаил арт-2021" ислам сәнгате фестивале узачак. Күргәзмәдә татарлар гасырлар дәвамында кулланган гарәп һәм рун язулары нигезендә эшләнгән шамаилләр тәкъдим ителәчәк. Кирилл хәрефләре белән ясалган әсәрләр булмаячак. Рус язуы татар рәссамнарын җәлеп итми, диде каллиграф Әлфия Исхакова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

"Кирилл язуы татар күңелен биреп бетерә алмый. Чөнки ул безгә мәҗбүри кертелгән графика. Гарәп язуында без мең елдан артык язабыз. Мәдәният, сәнгать, медицина һәм тормышыбызга бәйле документлар гарәп язуында язылган. Кириллица ул мәҗбүри кертелгән. Ул татар теленең бөтен авазларын да биреп бетерми. Ул шуңа да рәссамнарны җәлеп итмидер", диде ул.

Җыенда Казан, Уфа, Чаллыдан һәм Төркиядән каллиграфлар эшләре тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә танылган рәссамнардан тыш, үзешчәннәр дә катнашачак. Бу хакта "Әлиф" татар шамаиле һәм каллиграфия осталары берләшмәсе мөдире Рөстәм Шәмсутов белдерде.

"Бу проектны төрле музейлар белән бәйләп оештыру фикере бар иде. Барлык байлыгыбызны, яңа рәссамнәрне күрсәтергә телибез. Фестиваль "Хәзинә" күргәзмәләр үзәге белән берлектә оештырыла. Безнең максат – яңа рәссамнарны үстерү, аларга ярдәм итү. Әлеге фестиваль ике урында узачак. Анда остаханәләр, лекцияләр булачак. Монда танылган рәссамнар катнаша. Үзебез өчен яңа исемнәр ачарга да уйлыйбыз", диде ул.

"Шамаил арт-2021" ислам сәнгате фестивале беренче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар күргәзмәне ел саен, яки ике елга бер уздырырга тели. Күргәзмәдә Төркиядәне Лекент Карадуган, Казаннан Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов, Әлфия Исхакова, Нәзыйм Исмәгыйлев, Ришат Сәләхетдинов, Айзат Минһаҗев, Уфадан Җәмил Әхмәтгалиев, Вәсил Ханнанов, Вәкил Шәйхетдинов, Чаллыдан Хәмзә Шәрипов, Рият Мөхәммәтдинов, Сәгыйдә Сираҗиева каллиграфларның эшләре урын алачак.

  • 1927 елга кадәр татар язуы гарәп имласына нигезләнә. 1927-1939 елларда латин әлифбасы кулланыла. Кирилл язуы 1939 елдан керә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG