Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finiko эшендә гаепләнүчене Татарстанның элекке юстиция министры, адвокат Мидхәт Корманов яклый


Мидхәт Корманов
Мидхәт Корманов

Сүз "унынчы дәрәҗәдәге йолдыз" Лилия Нуриева хакында бара.

Финанс пирамидасы дип саналган Finiko эшендә гаепләнүче Лилия Нуриева мәнфәгатьләрен Татарстанның элеккеге юстиция министры, адвокат Мидхәт Корманов яклый. Бу хакта Татарстан басмалары хәбәр итә.

Лилия Нуриевага 2018 елның 1 декабреннән 2021 елның 28 июленә кадәр аралыкта оешкан төркем эчендә 250 миллион сумнан да ким булмаган зыян китерүче зур күләмдә мошенниклык кылу гаебе белдерелгән.

Нуриеваны һәм финанс пирамидасының "вице-президенты" Динә Габдуллинаны, шулай ук "вице-президент" дәрәҗәсендә булган Казан эшкуары Илгиз Шакировны 7 сентябрьдә тоткарладылар. Билгеле булганча, "вице-президент" дәрәҗәсе оешмага 100 мең кешене җәлеп итүчеләргә генә бирелгән.

Элегрәк мәхкәмә Шакировны 28 сентябрьгә кадәр сак астына алды.

Бүген, 9 сентябрьдә мәхкәмә җинаять эшенең калган фигурантларына да чикләү төре билгеләүне сораган үтенеч гаризаларын караячак дип көтелә.

Ширкәтне оештырган дүрт кеше арасында берсе — Кирилл Доронин да сак астында, калганнар читтән торып кулга алынган һәм полиция мәгълүматларына күрә, хәзерге вакытта чит илдә яшиләр. Ширкәт эшчәнлегенең китергән зыяны якынча чирек миллиард сум. Хокук саклау оешмаларына Finiko-га акча кертеп зыян күргән кешеләрдән 2,6 мең гариза килгән.

Finiko проектын 2018 елда дүрт кеше — Кирилл Доронин, Эдвард һәм Марат Сабировлар һәм Зыгмунт Зыгмунтович оештырган.

Ширкәт акча кертергә һәм ай саен 25-30 процент керем алырга тәкъдим иткән. Теләге булганнар "Тулы бәясенең 35 процентын гына түләп, машина яки күчемсез милек сатып ал" проектына акча кертә алган (кеше машина бәясенең 35 процентын түләргә тиеш булган, калган сумманы ширкәт күчерәчәк дип вәгъдә иткәннәр). Ахырдан "инесторларга" керемнәрен арттыру өчен башка кешеләрне дә җәлеп итәргә кушканнар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG