Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамай Юлдаш башкорт халкына нәфрәт уяту хөкемен Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итте


Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

Гыйнварда мәхкәмә Рамай Юлдашны гаепле дип тапты һәм 10 мең сум штрафка тартты.

Татар җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдаш ​ Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә гариза җибәргән. Ул башкорт халкына нәфрәт уятуда гаепле дип тапкан Йошкар-Ола шәһәр мәхкәмәсе карарын шикаять итә.

Рамай Юлдаш мәхкәмә карары аның Конституциядә язылган сүз иреге хокукын боза дип саный. Шулай ук Кеше хокукларын яклау конвенциясенең 10 маддәсендә язылган фикер белдерү иреген дә боза ди ул.

Рамай Юлдаш Азатлыкка Страсбург мәхкәмәсе аны яклап карар чыгарыр дип өметләнүен әйтте. Бөтен гаепләү экспертлар нәтиҗәсенә корылган, ә экспертлар линвист та, тарихчы да, этнолог да, сәясәт белгечләре дә түгел ди ул.

"Европа мәхкәмәсе гадел карар чыгарыр дип ышанам. Ярты ел эчендә миңа өч эш ачылды. Бер эштә җиңеп чыктым, икесендә оттырдым", ди Юлдаш.

Татар активисты Йошкар-Ола мәхкәмәсе карары белән килешмәвен кабатлый. Башкортлар турында әйтелгән сүзләр – Башкортстанда татарларга каршы алып барыла торган сәясәткә кагыла диде ул. "Бу минем җанисәп алдыннан Башкортстан җитәкчеләре тарафыннан алып барылган сәясәткә шәхси протестым. Ә башкорт халкына карата минем бернинди нәфрәтем дә юк һәм милләтара низаг чыгару нияте дә юк. Бу минем сүз ирегем", дип белдерде ул Азатлыкка.

26 гыйнвар Мари Иле республикасында яшәүче татар активисты Рамай Юлдашны мәхкәмә 10 мең сум штрафка тартты. Ул 30 октябрь ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләнде. Хөкемдар Рифкать Сабирҗанов Рамай Юлдашны гәепле дип таныды һәм аңа 10 мең штраф салды.

Әлеге карарны ул Мари Иле Югары мәхкәмәсендә шикаять итте. Республиканың баш мәхкәмәсе әлеге карарны һәм 10 мең сум штраф җәзасын үзгәрешсез калдырды.

Прокуратура документында әйтелгәнчә, ВКонтактедагы язмада башкорт милли хәрәкәте вәкилләре татар телен кысрыклауда гаепләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG