Accessibility links

"Газпром" "Төньяк агым-2" төзелеше тәмамлануын белдерде


Балтыйк диңгезендә "Төньяк агымы-2" торбаларын салу
Балтыйк диңгезендә "Төньяк агымы-2" торбаларын салу

Ул  Русиядән Германиягә газны турыдан-туры Балтыйк диңгезе төбеннән җибәрәчәк.

"Газпром" "Төньяк агым-2"төзелешенең тәмамлануынхәбәр итте.

55 миллиард кубометр куәтле газүткәргеч Русиядән Германиягә ягулыкны турыдан-туры Украинага керми генә Балтыйк диңгезе төбеннән җибәрәчәк. Моны дөньяның күп илләре Европаның икътисади иминлегенә янау һәм Мәскәүнең Киевка басым алымы дип саный.

Русия әлеге фикерне кире кага.

Төзелешнең тәмамлануын иртән ширкәтнең идарә рәисе Алексей Миллер оператив җыелыш вакытында хәбәр итте дип белдерде "Газпром" матбугат хезмәте.

Торбалар түшәү эшләре 6 сентябрьдә төгәлләнгән. Газ уздыргыч аша газны 1 октябрьдән җибәрә башларга мөмкиннәр, ә ике тармагы да 1 декабрьдән эшли башларга мөмкин дип белдерде алданрак Bloomberg агентлыгы үз чыганакларына сылтанып.

Хәзерге вакытта Русия газының күп өлеше Европага Украина аша җибәрелә. АКШ, кайбер Европа берлеге илләре һәм Украина фикеренчә, яңа газүткәргеч Европаның Русия ягулыгына бәйлелеген көчәйтәчәк, Мәскәүнең һәм Киевка басымын арттырырга булышачак, дип саный. Моңа кадәр Украин газ транзиты өчен акча ала иде.

"Газпром" үз чиратында АКШны намуссыз көндәшлектә гаепли.

Торбаларны түшәүне 2019 елда ук төгәлләргә ниятләгәннәр иде. Ләкин АКШның элеккеге президенты Дональд Трамп хакимияте "Агым"га каршы санкцияләр керткәннән соң, соңгы чакрымнарны төзеп бетерү эшләре урыныннан кузгалмады диярлек.

Джо Байден хакимияте төзелешне туктату мөмкин түгел, ә проектка каршылыклар тудыру Вашингтон белән Берлин арасындагы яхшы мөнәсәбәтләргә комачаулый дип белдерде.

Төзелеш Европада газга биржада бәяләр арту шартларында тәмамланды. Ел башыннан алар дүрт тапкырга диярлек артты. Август ахырында тарихта беренче мәртәбә газның бер мең кубометрына 600 долларны узды. Пәнҗешәмбе 700 долларга күтәрелде. Әле июньдә генә газга фьючерслар 316 доллар тирәсендә сатылды.

Белгечләр фикеренчә, бәяләрнең күтәрелүенә "Газпром"ның "Агым"ны эшләтеп җибәрү алдыннан Украина аша газ транзиты өчен өстәмә егәрлекләр аерып алырга теләмәве сәбәпче.

Монополиягә каршы канунга яраклы, "Газпром" газүткәргечне ярым куәтенә генә куллана ала, ә икенче яртысын башка газ белән тәэмин итүче ширкәтләргә бирергә тиеш. Бу кагыйдәгә буйсынмау өчен тармаклар үз вакытында төзелеп бетәргә тиеш. Газүткәргеч куәтенең икенче яртысына "Роснефть" дәүләт корпорациясе дәгъва итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG