Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда урман янгыннары 21 миллион сумлык зыян китергән


Зыян күләме хәзерге вакытка югалган агачларның бүгенге бәясеннән чыгып исәпләнгән. Янгыннар 14 мең һектар урман аша узган.

Янгыннар аркасында Башкортстанның урман фондына 2021 елда килгән зыян күләме 21 миллион сумга якын, дип хәбәр итә "Интерфакс" республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә сылтама белән.

Министр аңлатканча, зыян күләме "хәзерге вакытка югалган агачларның бүгенге бәясеннән чыгып исәпләнә".

Башкортстан урман хуҗалыгы министры мәгълүматына күрә, быел 15 апрельдән 9 сентябрьгә кадәр 446 урман янгыны теркәлгән, аларның 188-е табигый факторлар ( яшен, пыяла аша кояш нурлары үтү) сәбәпле килеп чыккан. Янгыннар 14 мең һектар урман аша узган.

Шәрәфетдинов әйтүенчә, 2021 елда янгын куркынычы булган 149 көннең 12се генә янгыннарсыз үткән.

9 сентябрьдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе барлык урман янгыннарының сүндереп бетерелүен хәбәр итте.

Узган елның июлендә Башкортстанның табигый тыюлыгында 2 мең һектардан артык урманянып көл булган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG