Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны артуын көтә


Бүген республикада 1 млн 33 мең кеше вакцина ясаткан. Ковид-һоспитальләрдә бүгенге көндә 5060 авыру ята.

Татарстанда короанвирусның дүртенче дулкыны булмаска мөмкин, ләкин авыручылар саны арту көтелә. Бу хакта 10 сентябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. Моны ул кискен респиратор авырулар сезоны башлануы белән аңлатты.

"Вакцина ясатучылар саны артса, дүртенче дулкын булмавы да бар. Шулай да без авыручылар саны артыр дип көтәбез. Ул узган айлар һәм былтыргы күрсәткечләрдән бик нык артмас дип өмет итәбез", диде ул.

Татарстан мәктәпләрендә кискен респиратор авырулар йоктыручылар саны да арткан. 1 сентябрьдән югары температура һәм башка симптомнары белән 1 597 укучыны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Узган тәүлектә генә дә 498 баланы мәктәптән кире борганнар.

Рәсмиләр Татарстанда 52 ковид-һоспиталь эшләвен әйтә. Анда 5060 авыру дәвалана.

Бүгенгә республикада 1 млн 33 мең кеше вакцина ясаткан. Ревакцинация ясатучылар саны 3 меңгә якынлашкан.

Татарстанның Апас районында COVID-19дан вакцина ясату белешмәсен саткан өч медицина хезмәткәре тотылган. Хәзер аларга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Моңа кадәр Азатлык Татарстанда ихтыяри-мәҗбүри вакциналаштыру сәясәте кара базарның чәчәк атуына китерүен язган иде.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 52 кешедә коронавирус ачыкланган. 10 сентябрьгә COVID-19 йоктыручылар саны 25 957 очракка җитте. Пандемия башланганнан бирле 704 кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG