Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finiko пирамидасы китергән зыян миллиард сумнан артып киткән


Finiko-га татарстаннардан тыш, Австрия, Маҗарстан, Германия, АКШ һәм БДБ илләре ватандашлары да акчаларын биргән булган.

Финанс пирамидасының җинаять эше Русия Эчке эшләр министрлыгының үзәк идарәсенә тапшырылган. Бу хакта министрлыкның рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.

Аның сүзләренчә хәзерге вакытка 3300 кеше оешма өстеннән шикаять язган. Finiko-га татарстаннардан тыш, Австрия, Венгрия, Германия, АКШ һәм Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе илләре ватандашлары да акчаларын биргән булган.

Ирина Волк сүзләренчә, гаепләнүчеләрнең 110 миллион сумнан артык милкенә арест салынган.

"Finiko юридик зат буларак теркәлмәгән. Җинаятьчеләр сайтлар ясаган, шулар аша кешеләрне оешмага теркәгәннәр. Барлык исәп-хисаплар да эчке валютада алып барылган. Бу шартлы берәмлекне крипто-акчаларга сатып алганнар һәм тәкъдим ителгән програмнарның берсенә керткәннәр, кире чыгарганда кабат крипто-акчаларга яки акчага алыштырганнар", дигән Волк.

Пәнҗешәмбе көнне җинаять эшенең ике фигуранты – Лилия Нуриева һәм пирамиданың "вице- президенты" Динә Габдуллинага 7 ноябрьгә кадәрсак астына алынды.

8 сентябрьдә мәхкәмә эшкуар Илгиз Шакировны да 28 сентябрьгә кадәр сак астына алды.

Шул рәвешле әлегә дүрт фигурант тоткарланган, аларның берсе – Кирилл Доронин пирамиданы оештыруда шикләнелә.

Finiko проектын 2018 елда дүрт кеше — Кирилл Доронин, Эдвард һәм Марат Сабировлар һәм Зыгмунт Зыгмунтович оештырган.

Ширкәт акча кертергә һәм ай саен 25-30 процент керем алырга тәкъдим иткән. Теләге булганнар "Тулы бәясенең 35 процентын гына түләп, машина яки күчемсез милек сатып ал" проектына акча кертә алган (кеше машина бәясенең 35 процентын түләргә тиеш булган, калган сумманы ширкәт күчерәчәк дип вәгъдә иткәннәр). Ахырдан "инесторларга" керемнәрен арттыру өчен башка кешеләрне дә җәлеп итәргә кушканнар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG