Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finiko эше нигезендә Лилия Нуриева һәм Динә Габдуллина сак астына алынды 


Тикшерү оешманың "вице-президенты" Динә Габдуллина Finiko-га меңләгән кешене җәлеп иткән дип саный. Лилия Нуриева үз гаебен таныган, үзенең дә акчасын югалтуы турында сөйләгән.

Finiko пирамидасына күп кешеләрнең акчаларын җәлеп итүдә шикләнелгән Лилия Нуриева һәм Динә Габдуллина 7 ноябрьгә кадәр сак астына алынды. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе утырышы 9 сентябрьдә узды. Тикшерү оешманың "вице-президенты" Динә Габдуллина Finiko-га меңләгән кешене җәлеп иткән дип саный. Мәхкәмәдә Габдуллина беркайда да эшләмәвен, 2009 һәм 2013 елда туган ике баласы булуын әйткән.

Оешмадагы "унынчы дәрәҗәдәге йолдыз" Лилия Нуриева мәхкәмәдә үз гаебен таныган. "Мәхкәмәдән мине йорт сагына алуларын сорыйм, чөнки тикшерү белән хезмәттәшлек итәргә әзермен. "Инстаграм"да мәгълүмат таратудагы гаебемне таныйм", дигән ул. Нуриева Finiko-га һәм аның "икътисади моделенә" ышануын, шуңа үзенең барлык милкен сатуын сөйләгән. "Әгәр оешмага ышанмасам, өемне һәм машинамны сатмас идем", дип белдергән. Шулай ук, тикшерүгә бирердәй аудиоязмалары булуын да әйткән. "Зинһар, миңа йорт сагында булырга һәм тикшерүгә бу җинаятьне тулысынча ачуга ярдәм итәргә мөмкинлек бирегез", дигән Нуриева.

Мәхкәмә утырышында Нуриева үзенең дә Finiko-да 43 миллион сумга якын акчасы януын, шулай ук ширкәтне оештыручыларның берсе - Кирилл Доронинга ике шикаять язуын сөйләгән.

Аның хокукларын мәхкәмәдә Татарстанның элеккеге юстиция министры, адвокат Мидхәт Корманов яклый. Ул Нуриеваны өй сагына алуларын сораган.

Нуриеваны һәм финанс пирамидасының "вице-президенты" Динә Габдуллинаны, шулай ук "вице-президент" дәрәҗәсендә булган Казан эшкуары Илгиз Шакировны 7 сентябрьдә тоткарладылар. Билгеле булганча, "вице-президент" дәрәҗәсе оешмага 100 мең кешене җәлеп итүчеләргә генә бирелгән.

Элегрәк мәхкәмә Шакировны 28 сентябрьгә кадәр сак астына алды.

Ширкәтне оештырган дүрт кеше арасында берсе — Кирилл Доронин да сак астында, калганнар читтән торып кулга алынган һәм полиция мәгълүматларына күрә, хәзерге вакытта чит илдә яшиләр. Ширкәт эшчәнлегенең китергән зыяны якынча чирек миллиард сум. Хокук саклау оешмаларына Finiko-га акча кертеп зыян күргән кешеләрдән 2,6 мең гариза килгән.

Finiko проектын 2018 елда дүрт кеше — Кирилл Доронин, Эдвард һәм Марат Сабировлар һәм Зыгмунт Зыгмунтович оештырган.

Ширкәт акча кертергә һәм ай саен 25-30 процент керем алырга тәкъдим иткән. Теләге булганнар "Тулы бәясенең 35 процентын гына түләп, машина яки күчемсез милек сатып ал" проектына акча кертә алган (кеше машина бәясенең 35 процентын түләргә тиеш булган, калган сумманы ширкәт күчерәчәк дип вәгъдә иткәннәр). Ахырдан "инесторларга" керемнәрен арттыру өчен башка кешеләрне дә җәлеп итәргә кушканнар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG