Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Нариман Джелялга гаепләү маддәсе кырыслатылган


Нариман Джелял
Нариман Джелял

 Аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Кырымда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Кырымтатар мәҗлесе* рәисе урынбасары Нариман Джелялга гаепләү маддәсен кырыслаткан.

Башта аны диверсиягә ярдәм итүдә шикләнгәннәр иде, хәзер исә җинаятьне кылуда тулысынча катнашкан дип гаеплиләр. Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасарына 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

ФСБ таләбе белән Джелял адвокатлары тикшерү эшләре барышы турында сөйләмәячәкләре хакында кул куйганнар дип хәбәр ителә. Шул ук вакытта гаепләнүче күрсәтмәләр бирүдән бөтенләй баш тарта.

Сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.

Тоткарлаулардан соң, якыннарының язмышы турында белү өчен дистәләгән кырым татары Акмәчеттәге Русия ФСБсы бинасы янына чыкты. Полиция кырыктан артык кешене тоткарлап, тупланучылар төркемен куып таратты.

  • 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза.

*2016 елда Русия хакимиятләренә буйсынган Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремист оешма дип тапты һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG