Әфганстанда хакимиятне яулап алган "Талибан" хәрәкәте (Русиядә террор оешма дип табылды һәм тыелды) университетлар өчен кагыйдәләрне үзгәрткән. Хәзер ир-егетләр һәм хатын-кызлар бер-берсеннән аерым белем алырга һәм дәресләргә талиблар аңлавындагы ислам кагыйдәләренә туры килә торган кырыс дресс-кодка яраклы киенеп килергә тиеш. Әлегә шәкерт кызлар йөзләрен тулысынча каплаячакмы, хиҗап белән генә чикләнәчәкме, билгеле түгел.
Шулай ук "Талибан" Әфганстанның югары уку йортларында өйрәтелгән фәннәр исемлеген кабаттан карарга җыена. Талиблар элеккеге кагыйдәләргә кире кайтып, хатын-кызларга белем алуны тулысынча тыймаячагын белдерде. Бу чикләүләр талиблар хакимияттә вакытта 1996 елдан 2001 елга кадәр кертелгән иде.
Хокук яклаучылар фикеренчә, талибларның аерым белем алу системын кертүе – күз буяу өчен генә, чынлыкта хатын-кызларга төпле белем бирелмәячәк. Укытучылар җитмәү сәбәпле, кайбер университетларда шәкерт кызларның дәресләрен туктатканнар. Ә кайберләре үз иминлекләре өчен борчылып, дәресләргә йөрми башлаган.
Август уртасында талиблар көрәшсез генә Әфганстанны һәм аның башкаласын Кабулны тулысынча үз кулына алды. Әлегә кадәр радикаллар ил хакимиятләре белән коалиция хакимияте булдыру турында сөйләшүләр алып барган иде. Хакимияткә килгәннән соң, талиблар коалициягә ихтыяҗлары булмавын һәм хакимиятне мөстәкыйль оештырачакларын белдерде. Әфганстанны Ислам Әмирлекләре дип игълан иттеләр, андагы дөньяви хакимият дин күзәтүендә булачак.
Талиблар хакимияттә хатын-кызлар да булачак дигәннәр иде, әмма сүзләрендә тормады. Күптән түгел Tolo News телеканалы белән әңгәмәсендә "Талибан"ның рәсми вәкиле хатын-кыз роле – балалар тудыру һәм аларны тәрбияләү, аларга министрлар кабинетында утыру мәҗбүри түгел дип белдерде.
Моннан тыш, хакимияткә килгәннән соң, исламчылар хатын-кызларга спорт белән шөгыльләнүне тыйды. Әфган кызлары хәзер дәүләт һәм сәүдәгә корылган оешмалардагы эш урыннарын югалта. Җирле матбугат чаралары берничә мәртәбә шәригать кануннарын бозган өчен дип, талибларның хатын-кызларга һөҗүм итү очраклары турында хәбәр итте. БМОның Әфганстан вәкиле хатын-кызларның хокуклары бозылуы хакындагы хәбәрләрнең ешая баруын белдерде. Оешма мәгълүматларына күрә, талиблар хатын-кызларга янында ир-ат булмаган килеш җәмәгать урыннарына чыгуны тыя һәм эшләргә рөхсәт бирми. Кайбер төбәкләрдә "Талибан" кызларга белем бирүне тыйган.
Талибан
Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.
- 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
- Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
- 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
- 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
- 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!