Accessibility links

Кайнар хәбәр

Air Cairo Казаннан Шарм-әш-Шәйхка яңа рейс ача


Шарм-әш-Шәйх һава аланы
Шарм-әш-Шәйх һава аланы

Очышлар 15 сентябрьдән башлана, һәр атнаның чәршәмбесендә булачак.

Мисыр һава ширкәте Air Cairo Казаннан Шарм-әш-Шәйхка даими рейсларын башлый. "15 сентябрьдән Казан һава аланының яңа чит ил партнеры – Мисыр һава ширкәте Air Cairo, 174 кәнәфиле комфортлы Airbus A320 очкычы белән, Шарм-әш-Шәйхка даими рейслар програмын башлап җибәрә", дип хәбәр итә "Казан" халыкара һава аланы матбугат хезмәте.

Казаннан очкыч чәршәмбе көн 20:40 сәгатьтә очып китәчәк (Шарм-әш-Шәйхка 2:45 сәгатьтә килеп җитә). Шарм-әш-Шәйхтан кире Казанга 15:25 сәгатьтә очып китәчәк ( очкыч Казанга 19:30 сәгатьтә төшеп утыра). Мисыр вакыты Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә калыша.

Ноябрьдән S7 һава ширкәте дә Казаннан Мисыр курортларына оча башлый. Һургадага очышлар 5 ноябрьдән, һәр атнаның җомгасында, Шарм-әш-Шәйхка 2 ноябрьдән һәр сишәмбедә оештырыла.

Алты еллык тыюдан соң, 9 августтан Русия мисыр курортларына даими очышларны кире торгызырга рөхсәт бирде. Русия белән Мисыр арасында һава юллары 2015 елда вакытлыча ябылган иде. Моңа Синай ярымутравы күгендә Русия очкычы һәлакәте сәбәп булды. 2015 елның 31 октябрендә "Когалымавиа" һава ширкәтенең А321 очкычы күккә күтәрелеп 23 минут узгач Синай ярымутравының Нәхл шәһәре янында җиргәкилеп төште. 224 кеше үлде. Русия бу казаны террорлык гамәле дип белдерде, очкычның йөк тутырылган өлешендә кулдан ясалган бомба шартлаган булырга мөмкин диде. Террорлык гамәле өчен җаваплылыкны Русиядә тыелган Ислам дәүләте оешмасы үз өстенә алды.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, русияләргә Мисырга керү өчен COVID-19дан вакцина ясату сертификаты яки ПЦР-тест нәтиҗәләре кирәк. 2021 елның маеннан Шарм-әш-Шәйхтан кала Мисырның башка курортларына баручылар Мисыр визасы өчен 25 доллар күләмендә акча түләргә тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG