Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галәмгә дүрт турист астронавтларсыз гына очты 


Dragon капсуласы, Space X
Dragon капсуласы, Space X

Очыш Җирдән 575 километр биеклектәге орбитада узачак. Очыш белән идарә итү тулысынча автоматлаштырылган булса да, анда катнашучылар каза очраклары була калса дип, алты ай әзерлек узган. 

Чәршәмбе көнне SpaceX ширкәте Канаверал борыныннан орбитага Dragon галәм корабын җибәрде. Галәм очышлары тарихында беренче мәртәбә кораб экипажында һөнәри әзерлекле астронавт юк. Борттагы дүрт кеше дә - галәм туристлары, алар Җир орбитасында өч көн булачак.

Галәмгә очу идеясе американ миллиардеры Джаред Айзекманнан чыкты. Аның белән бергә орбитага St. Jude балалар онкология һоспитале шәфкать туташы, лотореядә җиңүче һәм шәһәр көллияте укытучысы очкан. Очышның рәсми максаты – балалар һоспиталенә хәйрия акчасы җыю. Очышны Айзекман түләгән, әлеге экспедициянең бәясе турында мәгълүмат юк.

Dragon автоматлаштырылган галәм корабы галәмдә булган иде инде. Ул астронавтларны Халыкара галәм станциясенә (МКС) китергән иде.
Falcon кире кайтарыла торган ракет йөртүче галәм корабларын очыртып җибәрүдә өч мәртәбә кулланылган.

Айзекман үтенече белән очыш Җирдән 575 километр биеклектәге орбитада узачак. Ул Халыкара галәм станциясе булган орбитадан 160 километрга югарырак.

Очыш белән идарә итү тулысынча автоматлаштырылган булса да, анда катнашучылар каза очраклары була калса дип, алты ай әзерлек узган. Әзерлекләр центрифугада, хәрби очкычларда һәм галәм күнекмә җиһазларында узган.

Очышны оештыручылар һәм анда катнашучылар бу чара галәм туризмына беренче адым булыр дип ышана. "Җир тирәли орбитада очып, галәм могҗизаларын сыный алырлык кешеләр саны артканнан арта бара", дип язды Твиттерда Америка галәм агентлыгы башлыгы Билл Нельсон.

SpaceX ширкәте чираттагы турист очышын киләсе елның башында уздырырга ниятли. Халыкара галәм станциясенә элекке астронавт белән берлектә өч эшмәкәр очарга тиеш.

SpaceX башлыгы Илон Маск та күптән мондый очышлар турында хыяллана, Киләчәктә Маск кешеләрне хәтта Айга кадәр йөртергә җыена.

Туристларны галәмгә җибәрүне Роскосмос та кайтарырга җыена. Киләсе ике "түләүле" турист Халыкара галәм станциясенә 2023 елда очачак дип көтелә. Моннан тыш Роскосмос Галәм станциясенә 10-30 көнлек "турлар" оештырырга да планлаштыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG