Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галәмгә билет алган Фәрит Әюпов: "Ике ел эчендә очармын дип өметләнәм"


Фәрит Әюпов (уңдарак) күнегүләр вакытында
Фәрит Әюпов (уңдарак) күнегүләр вакытында

Сембердә танылган эшмәкәр Фәрит Әюпов галәмгә очар өчен юлламаны 2010 елда ук сатып алган. Ниятенә ирешсә, ул галәмгә очкан беренче татар кешесе булачак.

Бу елның июль аенда галәмгә очышлар тарихында ике зур вакыйга булды. Башта космоска, санаулы гына минутларга булса да, Virgin Galactic ширкәте башлыгы, британ миллиардеры Ричард Брэнсон һәм аның белән тагын биш кеше сәфәр кылып кайтты. 20 июльдә исә галәмгә Amazon ширкәте башлыгы Джефф Безос та үзенең Blue Origin ширкәте ясаган New Shepard ракетында очты. Бу ике вакыйга космос сәфәрләрен оештыру эшенә зур бизнесның да кушылуын башлап җибәрде, хәзер инде галәмгә билет алып кына да барып булачак. Кыюлыгы һәм, иң мөһиме, җитәрлек акчасы булган кешеләр арасына татар эшмәкәре Фәрит Әюпов та кушылырга җыена. Ул үзе космоска инде киләсе ике ел эчендә үк очачагына ышана. Азатлык Чуашстанның Шыгырдан авылында туып үскән, Сембердә һәм Казанда да танылган эшмәкәрнең космоска очарга теләге турында сорашты.

— Фәрит әфәнде, галәмгә юллама сатып алдыгызмы инде, әллә ниятлисез генәме?

— Алдым. 2010 елда Virgin Galactic ширкәте белән килешү төзедем. Безнең белән йөргән кайбер кешеләр килешүләрен өзделәр. Русиядән без ун кеше идек, шуларның икесе проекттан төшеп калды. Бүгенге көнгә барлыгы 650гә якын кеше шундый контракт төзегән дип беләм.

Туристларны галәмгә очтыру эше җайга салыныр дип өметләнәм

Хәзер Virgin Galactic туристларны галәмгә алып барыр өчен лицензия алды. Беренче итеп Ричард Брэнсон үзе очты, хәзер инде юл безгә дә ачылыр дип уйлыйм, моңа ышаныч артты. Туристларны галәмгә очтыру эше җайга салыныр дип өметләнәм.

— Галәмгә очу ничә сумга төшәчәк?

— Брэнсон юлламаны 250 мең долларга сата (проект башланганда бу сан 200 мең доллар иде). Килешү нигезендә аның суммасы үзгәрми. Ә Blue Origin ширкәте (Джефф Безос) аукцион ясады. Алар бер урынны 28 млн долларга сатты. Безнең контракт бәясе үзгәрми. Яңа кешеләр контракт төзесә, алар өчен бәя башка булуы ихтимал.

— Барысы да яхшы булса, план нигезендә кайчан очарга тиешсез?

— 10 елга сузылырга да мөмкин, моның сәбәбе – 2014 елда сынау вакытында зур каза булуы. Шуннан соң ике-өч ел төрле тикшерүләр барды. Анда 15 баскычтан торган сертификация узарга кирәк. Әгәр берәрсен үтә алмасалар, барысын да яңадан башларга кирәк. Шул казадан соң очкычны яңадан төзеделәр һәм лицензия алдылар. Blue Origin һәм Virgin Galactic ширкәтләре моңа кадәр кулланылмаган технология белән эшли. Брэнсонның космопланы "Буран" космик корабы кебек өскә күтәрелми. Аны очкычка эләктерәләр һәм 15 чакрым биеклеккә менгәч, ул аннан аерыла, аннары галәмгә оча. Анда гибрид двигатель кулланыла. Галәмгә күтәрелгәч, мөмкин кадәр куркынычсызлык тәэмин ителә. Теләсә кайсы вакытта ул очкыч кебек җиргә төшә ала. Безосның технологиясе исә кислород-водород этәргече белән эшли. Казалар булуына да карамастан, без ышанычыбызны югалтмадык. Килешү төзегән кешеләрне бер-ике ел эчендә галәмгә очырабыз диләр инде.

— Ягъни 2022, яки 2023 елларда очарга тиешсезме?

— Барысы да әйбәт булса, әйе. Белүемчә, йөзләп кеше контрактын инде өзгән. Кемнеңдер көтеп торасы килмәгән, кемнеңдер башка сәбәпләре бар.

— Сез ул юллама алган йөзләрчә кешелек чиратта ничәнче булып торасыз?

— Мин исемлектә уртадарак торам.

— Җирдән ничә чакрымга күтәреләчәксез? Галәмдә күпме булачагыгыз билгелеме?

— Карман линиясеннән (Җир атмосферасы бетеп, галәм башланган шартлы линия, диңгез дәрәҗәсеннән 100 чакрымлап биеклектә) өскәрәк күтәреләчәкбез. Хәзер 87-89 кмга кадәр очтылар. Күктә 4 минут торачакбыз. Бөтен очу сәгать ярым вакытны алачак.

Фәрит Әйюпов (сулдан өченче) күнегүләр сәфәрендә
Фәрит Әйюпов (сулдан өченче) күнегүләр сәфәрендә

— Әзерлек эшләре ничек бара? Америкага еш барырга туры киләме?

— Алар ел саен берничә тапкыр җыен оештыра. Үзеңә кайчан җайлы, шул вакытта барасың. Анда нигездә күнегүләр ясаталар. Очкычка утыртып аска һәм өскә мендереп, авырлык югалтуда (невесомость) кеше үзен ничек тотканын сынап карыйлар. Галәмгә очар алдыннан безне аерым җыячаклар. Анда инструктаж һәм башка нечкәлекләрен өйрәтәчәкләр.

— Сез ничә тапкыр сынау уздыгыз?

—Өч тапкыр булдым. Узган ел виза бирелмәде. Хәзер Америка илчелегендә виза ясаулар җайланса, ширкәт чакыру җибәрәчәк һәм виза биреләчәк. Минемчә, бу эш җайланыр, озакка сузылмас. Байден белән Путин очрашуыннан соң виза бирү мәсьәләсе хәл ителер дип уйлыйм.

— Хосусый ширкәтләр белән галәмгә очучылар арасында татарлар бармы?

Алар миннән кайсы авылдан килдең дип көлделәр дә әле
көлд

— Чит илдәге кешеләр турында белмим. Безне, Русиядән булган ун кешене җыйдылар. Җидесе Мәскәүдән, икесе Петербурдан һәм мин. Алар миннән кайсы авылдан килдең дип көлделәр дә әле.

— Әгәр инде оча калсагыз, галәмгә очучы беренче татар булачаксыз.

— Аллаһ кушса, шулай булачак.

— Галәмгә очу теләге кайчан туды? Нәрсәгә кирәк бу сезгә дип әйтүчеләр бардыр...

— Кечкенә чакта "Артек" аланында ял иткән идем. Анда фантастик проект турында бәйге оештырылды, шунда космос темасына проект ясадым һәм беренче урын алдым. Шуннан соң кызыксынып киттем. Хатыным да космонавтика көнендә туган һәм үзем Космонавтлар урамында яшәдем. 2009 елда ук килешү төзәргә теләгән идем, ләкин ул вакытта рөхсәт итмәделәр. 2010 елда гына моңа ирешеп булды.

— Сез хәзер Ульян өлкәсендә яшисезме?

— Тумышым белән Шыгырданнан. Эшмәкәр буларак Сембер шәһәрендә яшәдем, хәзер Казанга күчтем. Эшмәкәрлек эшем Сембердә дәвам итә. Казанда инвестор буларак үз проектларымны тормышка ашырам.

Фәрит Әюпов
Фәрит Әюпов

— Ничек уйлыйсыз, Русиядә, Татарстанда галәм туризмын үстереп буламы?

— Түбән Новгородта "Космокурс" дигән проект бар иде, ләкин ул тормышка ашмады. Әгәр дә алар Татарстанга килсә, аларга бушлай ярдәм итәр идем. Рогозин да берәр олигарх бу эшкә тотынмасмы дигән фикерне ычкындырды. Бәлки, берәр зур ширкәт бу тема белән кызыксыныр. Русиядә галәмгә очыручы хосусый туристик ширкәт кирәк.

Бу өлкәне үстереп була, ләкин безгә лицензия бирмиләр. "Космокурс" ширкәте чын оешма иде. Анда галимнәр җыелган. Әгәр Татарстанның берәр районында космопорт ясап, берәр ширкәт килсә, тормышка ашырып булыр.

— Америкада яшәүче космик инженер Надир Баһавиев белән танышмы сез? Ул Казанда конструктор бюросы булдырырга теләвен әйткән иде...

— Америкада аның белән очраштык, ул ракета моторлары ясау белән шөгыльләнә. Минемчә, Казанның мөмкинлеге зур. Ә космотуризмга күп инвестицияләр һәм башка технологияләр кирәк.

— Илон Маск та кешеләрне Марска җибәрергә вәгъда бирде. Сез дә кушылырга телисезме?

— Юк, анда билет бер якка гына. Мине хатын җибәрми анда.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG