Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар китапларын бастыру 1920нче еллар дәрәҗәсеннән дә төшеп бара


Татар китаплары күргәзмәсе

1922-1926 елларда татарча елына алтышар китап чыкса, быел нибары биш исемдәге китап чыга.

Башкортстанда татарча китап нәшер итү 1920нче еллар дәрәҗәсеннән дә төшеп бара. Бу хакта 15 сентябрьдә җәмәгать эшлеклесе Динә Морзакаева "Ихлас" мәчетендә узган 70 яшьлек юбилее уңаеннан китап бәйрәме чарасында Азатлык радиосына әйтте. 1922-1926 елларда татарча елына алтышар китап чыкса, быел нибары биш исемдәге китап чыга. Шул сәбәпле чарада катнашучы кайбер язучылар татарча китапларны арттыру кирәклеге турында Башкортстан җитәкчесенә мөрәҗәгать итү зарурлыгын искәртте.

Чарада Башкортстан "Китап" нәшрияты, татар китаплары нәшер итүне оештыру турында фильм күрсәтелде. Морзакаева 40 елга якын әлеге нәшриятта эшләгән, үзгәртеп кору елларында татар телендә китаплар чыгаруның башында торган кеше.

Аның әйтүенчә, "Китап" нәшриятының чишмә башы булган "Башкнига"да 1922-1926 елларда – җәмгысы 232 исемдә китап дөнья күреп, шуларның 190ы башкорт телендә, 32се татарча, 10ы – урысча чыккан.

"Үзгәртеп-кору елларында беренче татарча китап 1994 елда нәшер ителде. Елына 16-17 исемдәге нәфис басма, ике дистәгә якын уку әсбаплары нәшер иткән еллар булды. Кызганычка каршы, аларның саны артуга бармый. Милли матбугат тиражы да елдан-ел кими", диде Морзакаева.

Матбугаттан тыш, нәфис әдәбият тиражлары да кимүгә таба гына баруы әйтелде. Әгәр чыга башлаган елларда алар 2000 тираж белән басылса, бүген шигырь китаплары – 700, проза 1000 тираж белән чыга.

Мәчетнең фоесында татар китаплары күргәзмәсе эшләде.

Башкортстанда татар яшьләренең иҗатка килмәү проблемы әледән әле күтәрелеп тора. "Китап" нәшриятында яшьләр иҗатына ярдәм итү максатыннан 2000 еллар башында "Яшьләр тавышы" сериясе булдырылган иде. Былтыр әлеге сериядә бер китап та чыкмады. Хәтта башкорт телендә дә. Татар китаплары өчен җаваплы нәшир Гөлшат Абдуллина бу сериядәге китапларның елдан-елга кими барганын сөйләде.

"Яшьләр тавышы"нда ел саен 12 яшь иҗатчының китаплары басылып торды: аларның сигезе – башкорт, икешәре татар һәм урыс телләрендә иде. Ул татарча ике китапның берсе проза, берсе шигырь китабы иде. Тора-бара җыентыкларның саны кими башлап, 2018 елда бишкә калды. Шуның өчесе башкорт, берешәре татар һәм урыс телләрендә иде. Быел исә бөтенләй юк. Ни башкортча, ни татарча, ни урысча! Моның сәбәбе – дәүләт тарафыннан финанслау җитмәүдә түгел, ә иҗатчылар булмауда!" диде Абдуллина.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG