Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Яшьләр тавышы" тукталды. Яшьләр язмый


Башкортстанда "Яшьләр тавышы" сериясендә элек ел саен 12 китап басылган булса, быел берне дә чыгара алмаганнар. Моны яшьләрнең әдәби әсәрләр язмавы белән аңлаталар.

Русия мәктәпләрендә туган телләрне укыту кысылу белән бер үк вакытта әдәбиятка яшьләр килү дә кимүгә бара. Зәйнәб Биишева исемендәге республика “Китап” нәшриятында яшьләр иҗатына ярдәм итү максатыннан 2000 еллар башында “Яшьләр тавышы” сериясе булдырылган иде. Быел әлеге сериядә бер китап та чыкмады. Хәтта башкорт телендә дә. Татар китаплары өчен җаваплы нәшир Гөлшат Абдуллина бу сериядәге китапларның елдан-елга кими барганын сөйләде.

Гөлшат Абдуллина
Гөлшат Абдуллина

“Яшьләр тавышы”нда ел саен 12 яшь иҗатчының китаплары басылып торды: аларның сигезе – башкорт, икешәре татар һәм урыс телләрендә иде. Ул татарча ике китапның берсе проза, берсе шигырь китабы иде. Тора-бара җыентыкларның саны кими башлап, 2018 елда бишкә калды. Шуның өчесе башкорт, берешәре татар һәм урыс телләрендә иде. Быел исә бөтенләй юк. Ни башкортча, ни татарча, ни урысча! Моның сәбәбе – дәүләт тарафыннан финанслау җитмәүдә түгел, ә иҗатчылар булмауда!” диде Абдуллина.

"Яшьләр тавышы" тупланмасы
"Яшьләр тавышы" тупланмасы

Башкортстанда яшьләрне иҗатка җәлеп итү өчен төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе – “Башкортстанның әдәби мәктәбе” дигән чара. Ул Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров грантына тормышка ашырыла. Башкортстан язучылар берлеге рәисе, республика парламенты депутаты, галим, филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев бу “мәктәп” турында шуларны сөйләде:

Зәки Әлибаев
Зәки Әлибаев

“Әлеге чара республикада яшәп иҗат итүче 14-35 яшьлек каләм тибрәтүчеләрне ачыклау, аларга сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү, китапларын бастыру, халыкка таныту максатыннан оештырылды. Моңа кадәр андый чараның узганы булмады. Бу чара шигырь һәм проза әсәрләре иҗат итүче яшьләрне активлаштырыр дип өмет итәбез. “Башкортстанның әдәби мәктәбе”нә йомгак ел ахырында, декабрьдә ясалачак. Яшьләрдән килгән кулъязмаларга республиканың билгеле язучылары һәм шагыйрьләре бәя бирәчәк. Осталык дәресләре, семинарлар һәм видеоконференцияләр оештырылачак. Остазлар яшьләргә иҗат итү серләрен төшендерәчәк. Сәләтләрне ачыклау өчен без үзебез районнарга, мәктәпләргә йөрибез. Аңлатабыз, иҗатка кызыксыну уятырга тырышабыз. Дөрес, иҗат белән кызыксынучы яшьләр аз. Күп булмаса да, дулкын булып килмәсә дә, сәләтләр табыла. Алар арасында урыслар да, башкортлар да, татарлар да бар. Бу “әдәби мәктәп” шушы өч милләт каләм тибрәтүчеләре арасында уздырыла. Әдәбиятның киләчәге бар, ул бөтенләй өметсез түгел дип уйлыйм”, диде Әлибаев.

Азатлык Башкортстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Нурлан Ганиевтан әдәбиятка яшьләрне җәлеп итү өчен нәрсәләр эшләнүен белеште.

Нурлан Ганиев
Нурлан Ганиев

“Быел татар әдипләре берләшмәсе ел башы белән районнардагы филиаллар белән элемтә булдыруга кереште һәм аларның эшчәнлеге белән ныклап кызыксына башлады. Пандемиягә кадәр безнең Кушнаренко, Чакмагыш, Бүздәк, Илеш, Авыргазыда очрашулар булды. Районнарда, урыннарда кемнең ничек иҗат итүен шунда яшәгәннәр күбрәк белә. Менә, мәсәлән, Кушнаренкода, шул районда яшәгән язучылар берлеге әгъзаларын чакырдык. Әгәр андыйлар юк икән, китапханәгә чыгабыз. Әгәр китапханә белән дә эш барып чыкмый икән, мәктәпләрдә очрашулар уздырабыз. Безнең төп максат – очрашуларга яшьләрне җәлеп итү.

Яшьләрнең әдәбиятка килмәве, әдәбият белән кызыксынмау проблемы кимендә соңгы ике дистә ел дәвамында көнүзәк мәсьәлә булып кала

Яшьләрнең әдәбиятка килмәве, әдәбият белән кызыксынмау проблемы кимендә соңгы ике дистә ел дәвамында көнүзәк мәсьәлә булып кала. Заман башка, заң башка диләр. Бәлки безгә әдәбият белән кызыксындыруның яңа формаларын уйлап табарга кирәктер? Бәлки без яшьләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерә белмибездер? Бәлки бик консерватив фикер йөртәбездер? Бу “әдәби мәктәп” чарасы барышында әлеге сорауларга җавап табылыр дип уйлыйм.

Яшьләр килмәүгә заман технологияләренең безнең тормышыбызга ныклап үтеп керүе дә зур сәбәп булып тора. Бәлки алар әдәбиятны смартфон аша, электрон китаплар аша укыйлардыр? Хәзер шундый буын үсеп җитте – алар һәрнәрсәнең матди ягын карый. Ә иҗатның матди ягы юк дәрәҗәсендә. Иҗат капиталистик корылышта туган, үскән, укыган яшьләр өчен чат ябышып торырлык өлкә түгел. Шулай да сәләтләрне табарга тырышабыз. Араларында татар телендә каләм тибрәтүче яшьләр дә бар”, диде Ганиев.

Башкортстанда татар телендә җитди иҗат итүче, китап чыгаручы яшьләр дигәндә, егетләр арасында Нурлан Ганиев һәм Руслан Сөләйманов, кызлардан Ләйсән Якупова гына телгә алына. Аларның 35 яшьтән өлкән булуын, Башкортстанда 35кә кадәрләр генә яшь дип аталуын искә алганда, хәлләр мактанырлык түгел.

2015 елдан башлап Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы студентлар һәм мәктәп укучылары арасында “Җанлы сүз” дип аталган бәйге оештыра. Аның максаты – сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, яшь иҗатчыларны татар бүлекләренә җәлеп итү. Азатлык әлеге бәйгенең бәяләмә төркемендә эшләүче Руслан Сөләймановның да фикерләрен белеште.

– Руслан, үзеңнән һәм Нурланнан соң әдәбиятка килүче татар яшьләре бармы?

Руслан Сөләйманов
Руслан Сөләйманов

– Башкортстан жирлегендә сәләтле яшьләр күзгә күренми. Бәлки безнең генә күзгә күренмиләрдер? Үзләре менә дигән әсәр язалар да, халыкка чыгарырга базнат итмиләрдер? Ләкин моңа ышанасы килми. Язган кеше аны барыбер чыгарыр иде. “Җанлы сүз”гә килгәндә, балалар арасында, сирәк кенә булса да, шома гына әсәрләр очрап куя. Аларның бер өлешенең әниләре шул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Димәк, уртак иҗат. Алар ел саен бәйге өчен генә мәҗбүри яза кебек. Чөнки республика матбугатында даими язышып торган балалар күренми. Югыйсә, алар өчен мәйдан бар. Татар телендә “Әллүки” дигән балалар журналы нәшер ителә. “Тулпар” журналында балалар өчен “Тузганак” дигән кушымта бар. “Кызыл таң” газетында “Очкын”, “Өмет” татар яшьләре газетында “Чаткылар” кушымтасы бар. Яз гына. Ләкин язмыйлар.

– Татар яшьләренең иҗатка килмәү сәбәпләрен нәрсәдән күрәсең?

– Иҗат бит ул – яшәү рәвеше. Иҗат эшенә иҗатсыз яши алмаганнар гына килә. Хәзерге яшьләр иҗатсыз да яши ала, күрәсең. Димәк, алар башка шөгыльдән, башка эштән тәм таба.

– Башкортстанда татар әдәбиятының киләчәге бармы?

Милләт йокыдан уянса, милли үзаңы үссә, әдәбият та яшәр, яшьләр дә иҗатка килер

– Ничек кенә булмасын, үткәне булгач, хәзергесе булгач, киләчәге бардыр дип ышанасы килә. Дөнья – куласа диләр бит. Бер өстә, бер аста булабыз. Әле астабыздыр инде. Мин күтәрелеш булыр дип өметләнәм. Милләт йокыдан уянса, милли үзаңы үссә, әдәбият та яшәр, яшьләр дә иҗатка килер дип уйлыйм.

– Үзеңне соңгы могикан дип хис итмисеңме?

– Юк, мин әдәбиятта үземне һич тә соңгы могикан итеп хис итмим. Әдәбиятыбызның инде ничә гасырлык тарихы бар. Киләчәктә дә иҗат итүчеләр булыр әле. Бездән дә яхшыраклар.

* * * *

Август аенда “Башкортстанның әдәби мәктәбе” чарасы кебек үк тагын бер бәйге башланды. Башкортстанның Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсе “Каләм сынау” дип аталган әдәби бәйге игълан итте. Анда фәкать Башкортстанның дәүләт телләрендә иҗат итүчеләр генә катнаша ала. Ягъни урыс һәм башкорт телләрендә язучылар. Чарада 13 яшьтән өлкән авторларның иҗатлары кабул ителә.

XS
SM
MD
LG