Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram аша чуалышларга чакыруда гаепләнүчеләр сак астына алынды


Тикшерү комитеты белдерүенчә, бу кешеләр видеороликлар ярдәмендә 17-19 сентябрьдә узачак тавыш бирүдә көч кулланырга өндәгән.

Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Русия думасына сайлау барышында киңкүләм чуалышларга чакыруда гаепләнүчеләрне сак астына алу карары чыгарды.

"Что делать" Telegram каналы авторы Дмитрий Чебанов һәм активистлар Никита Крещук һәм Жанна Чернова ике айга тикшерү изоляторына җибәрелә. Мария Платонова йорт сагына алынган.

Әлеге эш нигезендә Красноясркида Алексей Яночник сак астына алынган иде.

16 сентябрьдә Русия тикшерү комитетының 11 кешегә, шул исәптән "Что делать?" Telegram-каналы авторы Дмитрий Чебановка җинаять эше кузгатуы билгеле булды. Алар "Telegram-каналлар челтәре" аша кешеләрне киңкүләм чуалышларга җәлеп итүдә шикләнелде. Тикшерү комитеты белдерүенчә, бу кешеләр видероликлар ярдәмендә 17-19 сентябрьдә узачак тавыш бирүләрдә көч кулланырга өндәгән.

  • 1 августта "Что делать" Telegram-каналында "Криминаль булмаган, әмма асылында кыю" Бөтенрусия чарасы анонсы чыкты. Нечкәлекләр каналдагыларга гына хәбәр ителде.
  • 5 сентябрьдә Дмитрий Чебатов Лубянкадагы Үзәк балалар дөньясы бинасына хакимиятләргә каршы баннер элмәкче булды. Аны һәм тагын дүрт кешене полиция тоткарлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG