Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау бюллентеньнәре эшкәртелеп беткән, Русия думасына биш фирка үткән 


Думага "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" һәм "Яңа кешеләр" фиркасе узган. Ил күләмендә исәпләгәндә, сайлауларга халыкның 52 проценты килгән.

Сишәмбе иртәсендә Үзәк сайлау комиссиясе Русия думасына сайлауларда тавыш бирүчеләрнең бюллетеньнәрен 100 процент каравын белдерде.

Беренчел нәтиҗәләргә күрә, "Бердәм Русия" – 49,8 процент, КПРФ 19 процентка якын, ЛДПР 7,5 проценттан аз гына күбрәк, "Гадел Русия" 7,5 процент тирәсе тавыш җыйган. 2003 елдан башлап беренче мәртәбә Думага бишенче булып тагын бер фирка – "Яңа кешеләр" ("Новые люди") узды. Ул 5,32 процент җыйган.
Бер мандатлы бүлгеләрнең 198ендә "Бердәм Русия" , тугызында – КПРФ, сигезендә - "Гадел Русия", икесендә - ЛДПР җиңгән. Шулай ук "Ватан" ("Родина"), Үсеш фиркасе һәм "Гражданская платформа" һәркайсы бер бүлгедә җиңеп чыккан. Моннан тыш, Думага үзен-үзе тәкъдим иткән биш намзәт узган.

Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасе барлыгы 79,02 процент тавыш җыйды. Хакимият фиркасеннән тыш, КПРФ 9,64 процент, ЛДПР – 2,82, "Гадел Русия" – 2,69, "Русия коммунистлары" 1,33 процент тавыш җыйган. Калган сәяси фиркаләр бер процент та тавыш җыя алмаган.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына күрә, сайлауда катнашкан 14 фирка арасында республикада "Бердәм Русия" (66,6 процент), КПРФ (14,7 процент), ЛДПР (8,6 процент), "Яңа кешеләр" (2,7 процент), "Гадел Русия" (2,6 процент) алдынгылыкта.

Ил күләмендә исәпләгәндә, сайлауларга халыкның 52 проценты килгән.


Русиядәге сайлауларның соңгы нәтиҗәләре җомга көнне – 24 сентябрьдә чыгачак.

"Бердәм Русия" фиркасе 17-19 сентябрьдәге сайлаулар нәтиҗәсендә Русия парламентының түбән пулатында 300 урын алып конституцион күпчелекне саклап калачак.

Тавыш бирүләр барышында шактый канун бозу очраклары теркәлде. Күзәтүчеләр һәм оппозиция, аеруча Русия думасына сайлауларда беренче мәртәбә кулланылган алым – электрон тавыш бирү нәтиҗәләреннән шикләнә.
Мәскәүдәге бу нәтиҗәләрне берничә мәртәбә кичектерделәр, алар гадәти участок сайлау комиссияләрендәге нәтиҗәләрдән соңарып, бары тик дүшәмбе көн көндез генә чыкты.

Нәтиҗәдә Мәскәүнең бер мандатлы 15 бүлгесенең сигезендә, оппзицион намзәтләр алдынгылыкта булса да, соң мизгелдә җиңүчеләр алышынды.

Дүшәмбе булган матбугат очрашуында Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре электрон тавыш бирү дә, тавышларны санау да тиешенчә барды, шулай да Мәскәүдә тавыш бирүчеләр күп булу сәбәпле, нәтиҗәләр чыгару һәм аларны игълан итү өчен фаразланганнан күбрәк вакыт кирәк булды дип белдерде.

КПРФ Мәскәүдәге электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен танудан баш тартты. Фирка лидеры Геннадий Зюганов фирка тарафдарларын "Подольски курсантлары Мәскәүне яклаган кебек, сайлау нәтиҗәләрен якларга" чакырды.

Мәскәүнең Пушкин мәйданында Русия думасына сайлаулар вакытындагы хәрәмләшүләргә каршы протест чарасы узды, анда берничә йөз кеше катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG