Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кызлар өчен "Асылташ" онлайн-мәктәбе ачыла


Казанның 4нче гимназия-интернатында урнашкан кызлар мәктәбе интернет аша Русия төбәкләрендә яшәүчеләргә дә белем бирә алачак.

Казанның 4нче гимназия-интернаты кызлар өчен "Асылташ" онлайн мәктәбе ача. Мәктәптә уку вакытында кызлар татар теле һәм татар әдәбиятын өйрәнәчәк, Татарстан тарихы, татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате турында белемнәр алачак. Шулай ук аларны заманча милли киенү серләренә, милли кул эшләре, татар ашлары әзерләргә, сәхнә осталыгына, татарча IT белеменә дә өйрәтәчәкләр. Моннан тыш, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү дә күздә тотыла.

"Асылташ" онлайн-мәктәбенә Татарстаннан һәм Русия төбәкләреннән 8-11 сыйныфларда укучы кыз балалар кабул ителә. Онлайн-мәктәптә укулар 2021 елның 2 октябрендә башлана.

Дәресләр атнасына ике тапкыр өчәр академик сәгать дәвамында барачак. Моннан тыш, 4нче гимназиянең үзендә дә укулар оештыру каралган. Аерым алганда, каникуллар вакытында өчәр көнлек ике һөнәр бирү сменасы уздырырга ниятләнә. Әлеге укулар вакытында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, осталык дәресләре, музейларга, театр, күргәзмәләргә бару көтелә, дип хәбәр итә онлайн-мәктәпне оештыручылар. Профсменалар 4нче гимназия-интернатта октябрь, ноябрь һәм декабрьда узачак.

Оештыручылар аңлатканча, бүгенге татар кызлары милли мәдәният һәм туган тел өлкәсен җитәрлек белми. Бу яклап аларның белемнәрен арттыру өчен махсус уку мөмкинлеге тудырырга булганнар. "2019 елдан Казан шәһәренең Киров районындагы 4нче гимназия-интернат кысаларында кызлар өчен "Асылташ" дип аталган шәһәр конкурсы уздырыла. Аның максаты - туган телне өйрәнү һәм аңа карата кызыксынуны арттыру, татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, татар кызларын милли тирәлектә тәрбияләү. Үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, катнашучыларга татар әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча белем җитми. Кызларга шушы белемнәрне бирер өчен, без "Асылташ" онлайн-мәктәбен төзергә булдык", дип сөйләде Азатлыкка гимназиянең мөдир урынбасары Ләйсән Минһаҗева.

Ләйсән ханым сүзләренчә, онлайн-мәктәпне тәмамлаган кызларга сертификат тапшырылачак, алар 4 нче татар кызлары гимназия-интернатының 10нчы сыйныфка укырга керергә теләсәләр, аларга өстенлек биреләчәк.

2019 елда Дөнья татар яшьләре форумы онлайн рәвештә татар телендә бирә торган "Ачык университет" проектын башлап җибәрде. Бүгенге көндә сайтта дистәләп курс җыелган: татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, татар телен заманча өйрәтү, гаиләдә татарча мохит булдыру һәм башка темалар.

Татар телен шулай ук Азатлык Радиосының"Әйдә Online" проекты белән дә өйрәнергә мөмкин. Биредә татар телен белү дәрәҗәсенә карап, берничә курс бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG