Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты чит илдә укып кайткан имамнарга чикләүләр кертте


Татарстан парламенты депутатлары (архив фотосы)
Татарстан парламенты депутатлары (архив фотосы)

Чит илдә укыган имамнарга Русиядә аттестация узарга туры киләчәк. Моннан тыш, аерым затларга дини төркемнәрдә катнашу һәм җитәкчелек итү тыелачак.

Татарстан Дәүләт шурасы чит илдә укып кайткан имамнарга чикләүләр кертте. Бу хакта, бүген, 23 сентябрьдә республиканың "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" канунына кертелүче үзгәрешләр хакында депутат Айдар Шәмсетдинов белдерде.

"Дини белем бирү йортларына чит илдә укып кайткан дин әһелләрен аттестацияләү һәм өстәмә һөнәри програм кертү хокукы бирелә. Чит илдә укып кайткан дин әһеле Русиядә беренче тапкыр эшкә керешер алдыннан Русиядә теркәлгән үзәкләштерелгән дини оешмада (мөфтияттә) аттестация узарга тиеш. Экстремизм һәм террорчылыкны финанслауга юнәлдерелгән дини төркем булдырмау максатыннан аерым затларга дини төркемне җитәкләү һәм анда катнашу тыела. Моңа кадәр мондый тыюлар дини оешмаларга карата билгеләнгән иде", диде ул.

Моннан тыш, дини төркем Русия юстиция министрлыгының бүлекчләренә кимендә елына бер тапкыр үз эшчәнлеген алып баруы турында белдерергә тиеш булачак.

Шулай ук яңа канун нигезендә, үзәкләштерелгән мөфтиятләр үз структурасыннан дини оешмаларның чыгуын тыя алачак диелә. Алар үз низамнамәләрендә моны ачык язарга тиеш. Бүген Русиядә үзәкләштерелгән мөфтиятләр саны дистәдән артык. Иң билгелеләре булып Равил Гайнетдин җитәклгән Русия диния нәзарәте, Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк дини идарәсе һәм Камил Сәмигуллин рәислек иткән Татарстан мөфтияте санала.

Татарстанның канун өлгесенә кертелүче кайбер үзгәрешләрне депутат Илдар Шамилов тәнкыйтьләде. Аның сүзләренчә, яңа төзәтмәләрдә балаларны дини дискриминациядән саклау өлеше юкка чыккан.

"Моңа кадәрге канун "бала теләсә-кайсы дискриминациядән саклана" дип башлана иде. Бу өлеше юкка чыга. Ул балага теләсә нинди тискәре йогынты ясауны туктатуга нигез булып тора иде. Әгәр бу өлеше бетерелә икән, димәк, Пандора тартмасын ачарга мөмкинбез", дип кисәтте ул.

Татарстан канунына үзгәрешләр бер тавыштан хупланды. Бу төзәтмәләр федераль канунга ярашлы итеп кабул ителде. Моңа кадәр Русия думасы "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр" федераль канунына төзәтмәләр керткән иде.

Русиянең кайбер республика-төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстанда чит илдә укып кайткан мөселман руханиларын Русия дини уку йортларында белем алмыйча мәчетләргә эшкә алмау тәҗрибәсе инде берничә ел дәвам итә. Моңа кадәр чит илдә укып кайткан имамнарның күбесе читтән торып Русия ислам университетын тәмамлаучылар булды. Азатлык сөйләшкән имамнар өчен бу канун өлгесе бернинди яңалык кертмәвен белдергән иде.

Берничә ел элек Татарстанда да имамнарның "кара исемлеге" бар дигән сүзләр таралды. Нигездә моңа ваһһаби, сәләфи идеологиясе белән бәйле имамнар керә һәм аларны мәчетләргә эшкә алмаска кушылган диелде. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин моны Азатлыкка кире какты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG