Accessibility links

Кайнар хәбәр

The New Arab: Кытай уйгырларның мәдәни мирасын юк итә


Уйгыр төбәгендәге Кашгар шәһәре

Тикшерүчеләр 2017 елдан алып Синҗандагы 16 мең мәчеткә зыян салынуын яки аларны җимерүләрен санап чыгарган.

Уйгурлар төп халык булган җирләрдә Кытай хакимиятенең уйгыр мәдәниятенә һөҗүме бу халыкның теле юкка чыгуга гына китереп калмыйча, мәдәни һәм социаль үзенчәлекләрен дә тамырдан үзгәртәчәк. Мондый нәтиҗәгә The New Arab басмасы журналистлары килгән.

"Си Цзиньпин Синҗан-Уйгыр автоном районында репрессияләрне көчәйткәннән соң, дүрт ел эчендә йөзләгән галим, шагыйрь һәм музыкант юкка чыкты, яки аларның илдән чыгу һәм ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Уйгыр теле икенче планга күчте, ә мәдәни һәм дини ландшафт системлы рәвештә яңарды", диелә язмада.

Британиянең Ньюкасл университетында халыкара галимнәр, активистлар һәм сәясәтчеләр катнашында уйгырларга кылынган явызлыкларга игътибар юнәлтү һәм Төньяк-Көнбатыш Кытайда яшәгән "төрки халыклар геноцидына бәя бирү" форумы уздырылган.

Алданрак иярченнәр төшергән фотосурәтләрне кулланып, Австралиянең социаль сәясәт институты (ASPI) галиме Натан Русер такымы 2017 елдан алып Синҗанда якынча 16 мең мәчеткә (бу барлык мәчетләрнең 65 проценты дигән сүз) зыян салынуын яки аларның җимерелүен исәпләп чыгарган.

"2018 елда Си Цзиньпин гомерлек рәис вазифасына кире сайланганнан соң, кытайлаштыру тизләште. Бу гасырлар буе килгән уйгыр традицияләрен акрынлап җимерүгә китерде. Йөзләгән һәм меңләгән уйгыр юкка чыкты һәм аларның илдән чыгу, ил эчендә хәрәкәт итү иреге чикләнде. Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, киңкүләм стерильләштерүләр, уйгурларның балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштырулар һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар кулланулары аркасында күпчелек уйгурның тормышы бозылган", диелә язмада.

Азатлык берничә мәртәбә Кытайда Синҗандагы төп халык вәкилләре өчен "тәрбия лагерьләре" оештырылуы турында язды. АКШ дәүләт департаменты бәяләмәсенә күрә, берничә ел эчендә сак астында тоту системы аша ике миллионга кадәр кеше узган булуы бар.

Кытай башта мондый лагерьләр булуны инкарь иткән иде, соңрак таныды. Хәзер Кытай хакимиятләре лагерьләрнең төрмә түгел, ә кешеләргә яңа һөнәр бирә торган "һөнәри әзерлек үзәкләре" булуын белдерә.

"Тәрбия лагерьләрен" Пекин Синҗан-Уйгур автоном районында экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш өчен оештырылды, дип аңлата.

Мөселман илләре, аерым алганда Согуд Гарәбстаны һәм Пакыстан Кытайны берничә мәртәбә хуплады. Төркия хакимиятләре бу оешмаларны "концлагерьләр" дип атады.

Уйгырлар — Синҗандагы иң зур төрки халык. Шулай ук анда казакълар, кыргызлар, таҗиклар, дунганнар һәм кайбер исәпләүләргә караганда, мең чамасы татар да яши. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында.

Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG