Accessibility links

"Яблоко" Русия думасына сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә


Фирка бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять юллаган. Анда өч көнлек тавыш бирүләр вакытында һәм сайлау бүлгеләре ябылганнан соң булган канун бозулар турында мисаллар китерелгән.

"Яблоко" Русия думасына сайлау нәтиҗәләрен дөрес түгел дип тануларын һәм гамәлдән чыгаруларын таләп итә. Фирка бу турыдагы шикаятьне Үзәк сайлау комиссиясенә җибәргән.

Шикаятьтә әйтелгәнчә, тавыш бирүләр уздыргандагы һәм сайлау нәтиҗәләрен ясагандагы канун бозулар сайлаучыларның чын теләген ачыкларга мөмкинлек бирми.

Документ 11 биттән тора, анда сайлау кампаниясенең барлык этапларына фирканең дәгъвалары белдерелгән. Аерым канун бозу очраклары саналып үткән кушымтасы исә 16 биттән тора.

Шикаятьтә әйтелгәнчә, "экстремист эшчәнлеккә катнашы булуы" нигезендә Русия думасына сайлауларга "Яблоко"дан алты намзәт уздырылмаган, шул ук сәбәпле тагын дүрт намзәтне төбәкләрдәге куәт оешмалары вәкилләре һәм сайлау комиссияләре исемлектән төшереп калдырырга тырышкан.

Төп шикаятьләр өч көнлек тавыш бирүләр вакытында һәм сайлау бүлгеләре ябылганнан соң булган канун бозуларга кагыла. Видео аша күзәтү мөмкинлегенең бик чикләнгән булуы һәм Үзәк сайлау комиссиясенең төбәкләрдәге фирка бүлекчәләрен трансляцияләрне артка әйләндереп карау мөмкинлегеннән мәхрүм итүе турындагы мисаллар китерелгән.

"Шикаятьтә язылган күпсанлы канун бозулар һәм сайлау кампаниясен оештырудагы кимчелекләр аркасында Русия думасына депутатлар сайлау ирекле һәм демократик булуын тану мөмкин түгел. Сайлаучыларның чын теләген ачыкларга мөмкинлек бирмәү сәбәпле, сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга кирәк", диелгән шикаятьтә.

Үзәк сайлау комиссиясе әлеге дәгъваларны кабул итмәде.

Элегрәк Русия думасына намзәтләр электрон тавыш бирүне гамәлдән чыгару яклы коалиция комитеты оештыруы билгеле булган иде. Комитетның максаты – Мәскәүдә узган электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, шулай ук киләчәктә сайлауларда бу алымны кулландырмау.

25 сентябрьдә КПРФ Русия думасына сайлау нәтиҗәләренә каршы протест чарасы уздырырга ниятли. Моны митинг түгел, депутатлар белән очрашу рәвешендә уздырырга теләсәләр дә, полиция бу чараларның хакимият белән килештерелмәве турында кисәткән.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Яблоко" исемлегенең Русия думасына узган сайлауларда лидеры Руслан Зиннәтуллинны һәм икенче булып килүче намзәт – Елена Изотованы экстремист оешма эшчәнлегенә катнашы бар, дип тапкан иде. 22 сентябрьдә "Яблоко" намзәтләренең төбәк исемлегендә өченче урында торган Гөлназ Равилованың да экстремист оешма эшчәнлегенә катнашы бар дип табылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG