Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция математиклары Азат Мифтаховны яклауны сорап Халыкара математика берлегенә мөрәҗәгать иткән


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

“Азат Мифтахов тоткынлыкта булганда Петербурда узачак конгресска килү бөтен математика берләшмәсе өчен җитди дилемма булачак”, ди математиклар.

Франция математиклары Әхмәд Аббес һәм Седрик Виллани Халыкара математика берлегенә Азат Мифтаховны яклауны сорап мөрәҗәгать иткән.

Алар әйтүенчә, берлек Азат Мифтаховның язмышы өчен борчылса да, аны азат итүләрен таләп итмәгән.

23 августта дүрт математика берләшмәсе һәм 322 математик хуплавы белән Азат Мифтахов комитеты берлектән "Мифтаховны ашыгыч рәвештә азат итүгә чакыруны" таләп иткән иде инде. Әмма берлекнең башкарма комитеты бу хатны җавапсыз калдырган.

"Бу рәвешле берлекнең башкарма комитеты Халыкара математика конгрессының булачак утырышын куркыныч астына куярга мөмкин. Азат тоткынлыкта булганда Петербурда узачак конгресска килү бөтен математика берләшмәсе өчен җитди дилемма булачак", ди математиклар.

Алар шулай ук "хакимияте кеше хокукларын бозган һәм төп ирекне кысрыклаган Русиягә берничә математикның, шул исәптән украин математикларының һәм ЛГБТ-берләшмә әгъзаларының да килергә теләмәвен" белдергән.

Халыкара математика конгрессы Петербурдаа 2022 елда узачак.

Дөнья галимнәре Мифтаховка моңа кадәр дә яклау белдереп килде.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG