Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ноябрьдән АКШка "Спутник V" ясатканнарга керергә ярамаячак


Тыюны вакцинаның Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) һәм Америка хакимиятләре тарафыннан хупланмавы сәбәпле кертәләр.

Ноябрьдән АКШка Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO) яки Америка хакимиятләре тарафыннан хупланмаган коронавирус вакциналары, аерым алганда "Спутник V" Русия вакцинасы ясаткан чит ил ватандашларына керергә ярамаячак.

Алданрак WHO "Спутник V" җитештерү белән шөгыльләнүче фабрикаларның берсендә җитешсезлекләр табу сәбәпле, Русия вакцинансын хуплауны туктатып торган иде.

Washington Post язуынча, "Спутник V" 70 илдә хупланган, аларда 4 миллиардтан артык кеше яши. Бөтен дөньяда 448 миллионга якын русия вакцинасы дозасын сатып алынган

Алданрак Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хуплаган чит ил вакциналары белән вакциналану өчен Русия туроператорларының русияләргә чит ил турлары сата башлавы хәбәр ителгән иде.

Русия туроператорлары берлегенең башкарма мөдире Майя Ломидзе сүзләренә күрә, мондый сәяхәтләрдә русияләр ешрак Сербия һәм Германияне сайлый. Өч көн генә дәвам итә торган бер турның бәясе 50 мең сумнан башлана. Бу бәягә, очу һәм яшәүдән тыш, вакциналауга язылу һәм медицина иминияте дә кергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG