Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның Кабул университетында хатын-кызларга белем алуны һәм эшләүне тыйганнар   


Әфганстандагы хатын-кызлар
Әфганстандагы хатын-кызлар

Илдә “чын ислам тәртипләре” урнашмый торып хатын-кызлар югары уку йортына кире кайта алмаячак, диелә. 

"Талибан" хәрәкәте (Русиядә террорчылык оешма дип танылып тыелды - ред.) тарафыннан билгеләгән Кабул университетының яңа ректоры университетта хатын-кызларның бүтән белем алмаячагы һәм эшли алмаячагын белдергән. Бу хакта Пакыстанның AJK телеканалы хәбәр итә. Илдә "чын ислам тәртипләре" урнашмый торып хатын-кызлар югары уку йортына кире кайта алмаячак, диелә хәбәрдә.

"Кабул университеты ректоры буларак сүзләремне җиткерәм: барлык кешеләр дә чын ислам мохите белән тәэмин ителмичә торып, хатын-кызларга университетларга укырга керергә яки анда эшләргә рөхсәт ителмәячәк. Иң тәүдә ислам урнашырга тиеш!", дигән яңа ректор Мөхәммәд Әшраф Гайрат.

Моңа кадәр Әфганстанның яңа хакимияте студент кызларның университетта укыячагын, әмма ир-егетләрдән аерым белем алачакларын һәм мөселман киемнәре киеп килергә тиешлеге хакында белдергән иде.

Гайрат Кабул университетының җитәкчесе итеп 22 сентябрьдә билгеләнде. Аңа кадәр югары уку йортын профессор Мөхәммәд Осман Бабури җитәкли иде, талиблар аны вазыйфасыннан алды.


Талибан — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте. 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.

Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.

2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.

15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алды. Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчылык оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG