Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Спутник V"не үсмерләр арасында сынауга 100 млн сумнан артык акча бүленәчәк


Тикшеренүләрдә ихтыяри рәвештә 12-17 яшьлек 3 мең кеше катнашачак.   

Русия премьер-министры Михаил Мишустин "Спутник V"не үсмерләр арасында сынауга Гамалея үзәгенә быел 100,6 млн сум бүлеп бирергә кушкан. Бу хактагы фәрман хокукый актлар порталында чыккан.

Тикшеренүләрнең өченче фазасында ихтыяри рәвештә 12-17 яшьлек 3 мең кеше катнашачак.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгына исә бүленгән акчаларның максатчан һәм нәтиҗәле кулланылышын күзәтеп, 2022 елның 1 мартына кадәр нәтиҗәләр турында хисап тоту бурычы куелган.

23 сентябрьдә Гамалея исемендәге үзәкнең Русия сәламәтлек саклау министрлыгына "Спутник V" вакцинасын үсмерләр өчен теркәүгә гариза бирүе хәбәр ителгән иде.

5 июньдә Русиядә "Спутник V" вакцинасын 12-17 яшьлекләрдә куллануның клиника тикшеренүләре башланды. Бу тикшеренүләр бер ел дәвам итәчәк. Алынган нәтиҗәләрдән чыгып, коронавирустан вакциналау програмына үсмерләрне дә кертү-кертмәү хәл ителергә мөмкин.

"Спутник V" – Русиядә теркәлгән дүрт вакцина арасында иң киңкүләм кулланыла торганы. Әлегә аларның барысы да 18 яшьтән өлкәнрәк булганнарны вакциналау өчен генә кулланыла. Әлегә бер генә Русия вакцинасы да Дөнья сәламәтлек саклау оешмасында (WHO), Европа бердәмлегендә һәм АКШта хупланмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG